Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Микродулкынлы мичнең туган көне яки Баулы хуҗабикәләренең аңа бәйле кызыклы вакыйгалары

6 декабрь – микродулкынлы мичнең туган көне икән. Бүгенге заманча тормышны көткәндә, һәр адымны ашыгып “дөнья куган” мәлдә, ул инде ничә дистә еллар аш бүлмәсендә алыштыргысыз дус, ярдәмче булып кала. Иң мөһиме, аны хуҗабикәләр генә түгел, буйдак ирләр дә, балалар да оста куллана.

Беренче микродулкынлы мичнең 1946 елда барлыкка килүен исегезгә төшерәм дә, тарихына артык тукталмыйм. Аның бүгенге көн кулланылышын сөйлик әле. Кызык итеп. Чөнки бик күпләр аны алып кайту белән, дөрес кулланмыйча, кызык хәлләргә тарый.

– Беренче тапкыр без моннан егерме ел элек микродулкынлы мич сатып алдык, –  дип башта үзем белән булган хәлне искә төшерим әле. Күпләрегез мине ахмак дип уйласа-уйлар инде. Иманым камил, бу “ахмаклыкны” күпләрегез эшләп карады. – Шул көннән аш бүлмәсендә микродулкынлы мич “эшкә” җигелде. Тегесен-монысын җылыту, туңган итләрне эретү – болары микродулкынлы мичне турыдан-туры булган “вазыйфасы” инде. Тик анда йомырка пешереп карыйсы килә бит инде. Беләм, шартлаячак, дип сөйлиләр. Ярый, суыткычтан эре генә йомырканы сайлап алдым да, җайлап кына куйдым бит мич эченә. Йомырка шартламый гына бит, әйләнеп тик утыра. Әкият сөйлиләр! Шартламады ич дип, капкачын ачып җибәрүем булды... Әйтерсең лә, битемә кайнар йомырка сиптеләр! Микродулкынлы мичнең эче-тышы, ул торган стена тирәсе, алда торган газ плитәсе кайнар йомырка сарысына буялды. Аннары инде, үземне сүгә-сүгә, ярты көнем кухняда юып-чистарту эшләренә багышланды.

Эштә сораштырып йөри торгач, микродулкынлы мич белән бәйле кызык хәлләр хәтәр генә җыелды.

– Булды шул андый хәлләр, – дип сөйләде хезмәттәшем Эльмира Кузнецова. – Бер кичне, гаиләмне өчпочмак белән сыйламакчы булып, микроволновкага туңган итне эретергә куйдым. Нишләптер, уйлаган уемнан кинәт кенә кире кайтып, гади бәрәңге пюресы пешердем. Теге куйган итем шунда калган. Берничә көннән каян, нинди ят ис килә микән дип, бөтен җирне җыештырып чыктым. Шуннан микродулкынлы мичкә күзем төште. Соң иде инде. Итне ыргытырга туры килде.

– Бервакыт кунаклар килде, – дип сөйләде газета бүлегендә эшләүче хезмәттәшем Ләйсән Сәетгәрәева. – Хәлдән килгәнчә, сыйладым. Микродулкынлы мичкә җылытырга куелган пирогым гына онытылган. Әй ачуландым инде үземне соңыннан: кунакларым тәмле пирог исен иснәп кенә кайтып киттеләр бит.

Мин уңай ягын сөйлим әле, – дип, үзенең фикерен җиткерде һәрвакытта һәр нәрсәнең башта уңай ягын күрә белүче хезмәттәшем Айгөл Хөсәенова. – Минем Аделина кызым микродулкынлы мичтә тәмле итеп кекслар пешерә. Аның рецепты да уңай гына. Бөтен кеше дә пешерә ала. Ике өлеш өчен 3 аш кашыгы он,  2 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй калагы какао, бераз ванилин, 1 йомырка, 3 аш калагы сөт алына. Шуларны туглыйбыз. Кечкенә махсус микродулкынлы мич өчен булган формаларны майлап пешерергә куябыз. Пешеп чыккач кексларның өстенә бераз шикәр пудрасы сибәбез. Бик тәмле була.

Менә бит, микродулкынлы мич бар яклап та файдалы! Сер итеп кенә әйтәм, кунакка баргач, чамалап утырыгыз. Хуҗабикәнең тәмле әйберләре анда качып калмасын. Оныта икән, исенә төшерегез. Гаеп итмәс әле.

Фото:  pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев