Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медиамәктәп кысаларында үткән матбугат конференциясенә күзәтү

Милләт язмышы, туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга ишеттереп, биреп калдыру өчен бүгенге көндә татар халкы ниләр генә эшләми. Төрле марафоннар, акция һәм эстафеталар... Газета-журналлар, радио һәм телевидение дә заманага яраклашып, кайберсенең хәтта кулга алып укырлык, рәхәтләнеп утырып карарлык җире дә калмады. Тик нигәдер халыкка якынаерга кирәк, телне балаларыбыз белсен, татарча аралашыйк дия-дия, никтер без һаман татарлыгыбызны югалтабыз, татар милләтеннән ерагаябыз кебек. Бусы кереш өлеш.

Татар журналистлары өчен Татмедиа тарафыннан оештырылган медиамәктәп кысаларында “Китап” милли радиосы белән берлектә үткәрелгән матбугат конференциясенә мин дә үземнең фикеремне кыскача әйтеп үтәм. Башта татар, милләт, тел язмышы, “Китап” радиосын кайда тыңлау мөмкинлеге булуы кебек бик җанлы гына барган аралашу, азакта “Сезгә кайсы сорау ошады” дигәч, хөрмәтле кунаклар бары тик үзләренә кагылышлырак, шәхсирәк булганнарын сайлап алды. Сүз башы бит Шүрәле иде түгелме? Миңа калса, тел, милләткә кагылышлырак сорауларны сайлаган булсалар, отышлырак булыр иде. Гафу, бу әлбәттә, минем фикер генә. Шәхсән үзем, сөйләшү шундыйрак нотада тәмамланыр дип көткән идем.
Матбугат конференциясе
ндә дә сөйләндек-сөйләндек, әмма без сөйләнә торабыз, ил һәм дәүләт җитәкчеләре сәясәте үзенекен итә тора. Без шул агымга иярә барабыз. Бу котылгысыз!

Конференция барышында Алмаз Миргаязов үзе үк бу сорауга җавап та бирде. Сорау болайрак иде: “Сезнең гаиләдә татарча сөйләшәләрме?” Җавап, дөресен генә әйткәндә, минем ачуымны чыгарды. Ярый инде, алдашмады, дөресен әйтте. “Минем балалар төрле татар бәйгеләрендә җиңү яулый, тик алар үзара рус телендә сөйләшәләр.” Ә аннан соң ни була? Алар бит алга таба тормышта да шуны куачак, тормыш иптәшләре белән дә русча сөйләшәчәк, яңа гына теле ачылган балалары да рус телендә сөйләшәчәк. Шуннан рус телле татар балалары барлыкка киләдер дә инде. Минем фикерне укыган кайберәүләр бәлки, “кысыр” кайгы белән утырасың, диярләр. Тик, уйланырга җирлек бар. Бүген матур итеп татар телендә язган, матур милли тапшырулар алып барган кешеләрнең балалары һәм оныклары татарча белми, белергә дә теләмиләр. Кыскасы, матбугат конференциясе мин көткән нәтиҗәне бирмәде.

Индира Сәйфуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев