Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Линиядәге аварияләр белән көрәш дәвам итә

Баулыда Пионер, Ленин һәм Һади Такташ урамнарында су белән тәэмин итү һәм канализация коммуникацияләрен алыштыру буенча күләмле эш бара.

“Баулы-информ” хәбәрчесе “Водоканал” предприятиесе эшләгән урыннарда булды. Предприятие директоры Рафаэль Шәймәрданов сүзләренә караганда, “Водоканал” хезмәткәрләренең һәр эш көне суүткәргеч линияләрдә аварияләр турында шалтырату кабул итүдән башлана.

– Хәзерге вакытта шәһәр үзәгендә Җиңү паркы (Мәңгелек ут янында – ред.) су белән тәэмин итү һәм канализация коммуникацияләрен алыштыру буенча күләмле эш алып барыла. Эшләр башланганчы, электрон аукцион булды. Барлык эшләрне дә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты хисабына Казан фирмасы хезмәткәрләре башкара. Якын арада республика газлаштыру фонды аша республика программасы хисабына Миңнегол водозаборын реконструкцияләү планлаштырыла. Анда бөтен агрегатлар алыштырылачак.

Рафаэль Шәймәрданов линядәге аварияләрнең күбесе шәһәрнең шәхси секторында булуын әйтте.

– Шушы көннәрдә генә дә алты авария булды. Шалтырату керүгә, тиз арада барып, төзәтергә тырышабыз. Катлаулы аварияләр дә була, еш кына хезмәткәрләребезгә төнлә дә эшләргә туры килә, – дип өстәде әңгәмәдәшебез.

“Водоканал” хезмәткәрләре халыкны су белән тәэмин итү өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшли. Шуңа күрә алар халыкның авария вакытларында су бетеп торуны аңлауларын үтенәләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X