Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъярның “Барс”ы көчлерәк, тик дуслык җиңде

Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән бергә иске Яңа ел бәйрәмен дә каршы алдылар. Бу көнне унсигез яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Күңелле эстафета” оештырылды.

Көннең салкынча, буранлы булуы да бәйрәм оештыру өчен киртә булмады. Иске яңа елны каршы алыр өчен, мәдәният йорты тирәсенә байтак кеше җыелды.

– Без бу уеннарга шулкадәр күп кеше килер дип уйламаган да идек, – ди мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин. – Һава торышы да чын, яңа елча булды. Салкын. Буран. Шуңа да карамастан, күңелле уеннарны оештырдык. Бик матур, күмәк булып узды. Ике команда – “Тигр” һәм “Барс” ярышты. Чаналарда ярыштык, капчык киеп йөгердек, командалар арасында туплы хоккей, викторина һәм бау тартышу кебек уеннар катнашучыларга аеруча ошады. Бау тартышу буенча “Барс” командасы көчлерәк булса да, дуслык җиңде. Катнашучылар гына түгел, җанатарлар да бик актив булдылар.  Килгән һәр кеше бушлай таратылган, оттырышсыз лотереяда катнаша алды.

– Бик күңелле булды. Безнең авылда бөтен бәйрәмнәрне дә колач җәеп, милли уеннарыбыз белән оештырырга, үткәрергә тырышалар. Оештыручыларга рәхмәт, – ди Гөлназ Нуретдинова. – Авыл халкы нәкъ менә шундый бәйрәмнәрне ярата. Әлеге эстафетаның 18+ булуы да кызык. Бу юлы балалар булмады. Өлкәннәр белән узган чаралар тагын да кызыграк.

“Күңелле эстафета” уеннары дәртле дискотека белән тәмам булды.

Фото: Кызылъяр  авылы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев