Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъярда яшәүче Тәнзилә Юлбарсова ак кәҗәләр үрчетү серләре белән бүлешә

1 декабрьдә Ак кәҗә көне билгеләп үтелгәнен күбебез белмидер дә әле. Бу көн кар явуны теләү, кар чакыруга бәйле ышаныч, юраулар аркасында туган. Ак кәҗә яки кар чакыру көне бүгенге көндә бик актуаль булып кала, чөнки, кышның беренче көне булуга карамастан, җиргә кар ятмады әле, коеп яңгыр ява. Ә ак кәҗәне без кар чакыру өчен генә түгел, ә күбрәк файдалы сөт продуктлары биргәне өчен дә яратабыз.

Ак кәҗәне безгә озак эзләп йөрергә туры килмәде. Кызылъяр авылында яшәүче Тәнзилә Юлбарсоваларның хуҗалыгында алты ак савым кәҗә бар. Борынгы заманнардан ук кәҗә сөтенең шифалы икәнен күпләребез белә. Ул күп кенә авыруларга дәва. Шулай ук кәҗә мамыгыннан бәйләнгән киемнәр, шәл-яулыклар үзенең актуальлеген югалтмый.

– Без ун ел инде кәҗәләр асрыйбыз. Беренче кәҗәбезне Бөгелмәдән үк барып алдык. Алар игезәк бәтиләр иде, аерасыбыз килмичә, икесен дә алып кайттык, – дип сөйләде Тәнзилә Юлбарсова. – Элегрәк сыер асрый идек. Хәзер кәҗә уңайлырак кебек. Кәҗә малына урын да күп кирәкми, сөте дә шифалырак.

Тәнзилә ханым сөйләвенчә, алар кәҗә сөтеннән кышкылык чорга күпләп эремчек, май әзерләп, туңдырып куялар. Кәҗә сөтеннән ясалган сыр да башка сырлардан йомшаклыгы, майлылыгы белән аерылып тора.

– Кәҗә сөтен эчеп караган һәр кеше белә: аның сөте йомшак һәм организмда тулысынча үзләштерелә, – дип дәвам итте Тәнзилә ханым. – Аның инде бар төрле аллергиягә каршы торучанлыгы күптәннән мәгълүм. Шунлыктан, безнең балалар да, оныклар да рәхәтләнеп эчәләр. Үзебез әле күптән түгел генә COVID  белән дә авырып алдык. Шул кәҗә сөтен куллану да ярдәм иткәндер дип уйлыйм, аякка тиз бастык. Аны җылытып та эчтек, май салып та эчтек, шулай иткәндә, тамакка йомшак, җылыту үзенчәлегенә ия ул. Тын юлларына аеруча файдалы.

Хуҗа кеше ак кәҗәләре турында озаклап сөйләргә әзер. Аларны карау, ашату да артык авырлык сорамый.

Бу хакта тулырак итеп 2 декабрьдә 19 сәгатьтә Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев