Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъяр авылы халкы актив рәвештә хәрбиләргә ярдәм итә

Бу хакта Кызылъяр авылы мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин хәбәр итте. Гуманитар ярдәм җыюны да мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган.

Кызылъяр авылы халкы үз бакчаларында үскән бәрәңге һәм башка яшелчәләрне гуманитар ярдәм максатыннан җыюга теләп кушылган. Өлкәннәр дә, яшь гаиләләр дә бердәм булып, ярдәмгә ашыккан. 

– Берничә көн дәвамында авыл буенча яшелчә җыю эшләрен оештырдык. Кызылъяр авылы халкы актив рәвештә хәрбиләргә ярдәм итә, – дип сөйләде Ленир Руслан улы. – Барлыгы 70 чиләккә якын бәрәңге, дүрт капчык кишер, шулай ук чөгендер, сарымсак җыелды. Авылда 15-20 актив гаилә бар. Аларга ни әйтеп мәрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә атлыгып торалар. Алар арасында өлкән яшьтәге абый-апалар матур теләкләрен дә җиткерәләр, ярдәмне дә вакытында китерәләр, ә китерә алмасалар безгә килеп алырга кушалар.

– Илләрнең тынычлыгын теләп, ярдәм сорасалар китерәбез. Барып кына җитсен солдатларга, – ди Ирек Хафизов. – Бәрәңге җыюны оештырган егетләргә дә зур рәхмәт. Бу бик олы хезмәт бит.

– Без дә үзебезнең бакча уңышы белән бүлешәбез. Авылдашларыбыз арасында да хәрби хезмәт үтүчеләр бар. Аларга ук барып ирешсә, без бик сөенер идек, – дип капчыгын китереп салды Тәлгать Идиятуллин.

Авылдашларының сүзләренә Зиннур Садыков та кушылды. 

Кызылъярлар да бәрәңге, кызыл чөгендер, кабак, кәбестә, суган, кишер, сарымсак кебек яшелчәләрне җыю пунктына китереп бушаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев