Көзге гөмбә җыяр чак
Урман үзенең сыйлары белән җәен дә, язын-көзен дә безне сөендерә.
Гөмбә җыярга яратучылар аның көзге уңышын җыярга чыкты. Гөмбәне кечкенәләр дә яратып җыя. Шундыйларның берсе Исергәп авылында яшәүче өченче класс укучысы Нурислам Тимаев.
Нурислам кечкенәдән үк актив, тырыш һәм кызыксынучан. Ул укуда да сынатмый, алдынгылар рәтендә. Шушы көннәрдә ул үзенең фоторәсемнәрен безнең редакциягә юллады. Без аның әтисе Эльвир белән элемтәгә чыктык.
– Нурислам кечкенә чактан ук гөмбәләрнең төрләре белән кызыксынды. Бүген ул бик күп гөмбәләрне танып белә, – дип сөйләде улы хакында әти кеше. – гөмбәгә ерак йөрмибез, Исергәпнең Ар тавы дип аталган урыныннан җыябыз. Гөмбәне гадәттә, кызыдрабыз яки маринадлыйбыз. Язын кәҗә гөмбәсе (сморчки), көзен баллы гөмбә (опята) җыябыз.
Тимаевлар гаиләсе шулай ук җиләк җыярга, балык тотарга да ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев