Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан гаете якынлаша

Бүгенге коронавирус белән бәйле пандемия сәбәпле, гадәти тормышыбызга күп кенә үзгәрешләр килеп керде. Гаилә һәм календарь бәйрәмнәрне дә гадәти булмаганча үткәрүгә дә тәмам күнегеп киләбез бугай. Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме дә быел куелган шартлар кысаларында үткәрелергә тиеш. Бәйрәм 31нче июль көненә туры килде. Бу хакта Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә кордык.

– Баулыда Гает намазлары кайда, ничек укылачак?

– Ул көнне, һава торышына карап, Гает намазын “Иволга” янындагы стадионда үткәрүне планлаштырабыз. Шулай ук шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр өчен “Гали” мәчетендә уза. Әлбәттә, тиешле дистанция белән. Ә көн яңгырлы булса, мәчетләрдә генә узачак. Гаеткә килүче кешеләр сау-сәламәт булырга, тән температурасы нормада булырга тиеш. Шулай ук үзләре белән маска, перчатка, үзенең шәхси намазлыгын да алып килергә тиеш булачаклар.

– Гает көнендә иртән ничә сәгатьтә корбанга дигән терлекләрне чала башларга ярый?

– Гает намазы иртәнге биштә. Чама белән иртәнге алтынчы яртыларда корбанлык малларын чалу рөхсәт ителә. Шуны да әйтергә кирәк, быел безнең шәһәрнең “Гали” мәчетендә дә, “Өмет” мәчетендә дә терлек чалу өчен махсус мәйданчыклар эшләячәк. Ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мал чалуны үзләренең шәхси ихаталарында башкарачаклар.

– Корбанны кемнәр чалдырырга тиеш?

– Республикабызның Казыйлар шурасы карары белән, нисаб күләме дибез, ягъни Гает көнендә бурычлары булмаган, әҗәтләреннән кала, 16 мең сум акчасы булган кеше чалдырырга тиеш. Әйтик, гаиләдә ир белән хатынның аерым эшләүче бизнеслары булып, керемнәре аерым алып барыла икән, бу очракта аерым чалдырырга да мөмкин. Ә болай бер корбанлык – бер гаилә исеменнән чалына.

– Намаз укымаган гаилә башлыгына корбан чалырга ярыймы, андый корбанлык кабул буламы?

– Әлбәттә, терлек гаилә исеменнән чалына икән, аны гаилә башлыгы чалса дөресрәк булачак. Кеше намазда булмаса да, бу көнне юынып-тәһәрәтләнеп, ниятләп чалса – иң дөресе шул булачак. Әгәр кеше ният кылып та, (мәсәлән, ялгыз хатын-кыз) ул намаз әһеле булган кешеләргә мөрәҗәгать итсә хәерле булыр. Чөнки корбан малын чалучы да, чалдыручы да Аллаһ Тәгаләдән корбанны кабул итүне сорап, ике рәкәгать нәфел намазын укырга тиеш.

– Мөселман гаиләсе ничек итеп Гает көненә әзерләнә? Корбан чалмаган очракта гаилә бу көнне ничек үткәрергә тиеш?

– Әйткәнемчә, әлеге бәйрәм бөтендөнья мөселманнарын берләштерә. Шул исәптән, татар халкын да. Элеккеге авыр заманнарда да әби-бабайларыбыз бу көнне бәйрәм итеп уздырырга тырышкан. Корбан чалмаган очракта да, бу көнне битараф калып үткәрергә ярамый. Аллаһ Тәгалә бу көнне безгә бәйрәм итеп биргән. Гаиләгә, туганнарга, якыннарга кулдан килгәнчә бәйрәм кәефе булдырырга кирәк. Бигрәк тә мохтаҗ булган кешеләргә.

  • Корбанга дип нинди мал сайлана?

– Күбесенчә, без корбан итеп сарык чалабыз. Сарык турында сүз барганда, ул бер яшен тутырган булырга тиеш. Әгәр дә инде сарык бәрәне үз анасыннан гәүдәгә зуррак булса, алты айлык та рөхсәт ителә. Сарык бер гаилә исеменнән чалына. Шулай ук эре терлек – сыер, үгез, дөя дә булырга мөмкин, алар җиде кеше исеменнән чалына. Тик яше өч елдан да ким булмаска тиеш. Күмәкләшеп чалган очракта, һәр кеше изге нияттә булырга тиеш. Әгәр дә шул җиде кешенең берсе генә булса да: “Кара әле, ите тәмле булыр, мин дә кушылыйм әле”, – дип уйласа, бу очракта калган кешеләрнең дә корбанлыгы юкка чыга. Бары тик изге нияттә генә булырга кирәк.

– Корбан итен ничек итеп дөрес бүләргә?

Корбанна хәлле кеше чалса, итне тулаем мохтаҗларга таратып бетерсә дә ярый. Ә гадәттә ул өч өлешкә бүленә. Бер өлеше мохтаҗларга таратыла, икенче өлеше туганнарга (аны мәҗлес ясап туганнарны сыйлыйбыз), өченче өлеше гаиләгә кала.

Индира Сәйфуллина язып алды

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев