Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комсомол көне баулылар күңелендә хатирәләр яңартты

«Комсомол көне белән!» Өлкәнрәк яшьтә булган күпләр бүген иртән төрле социаль челтәрләр аша шундый котлаулар алды. СССР таркалу нәтиҗәсендә миллионлаган яшьләрне берләштергән оешма 90нчы елларда таркалды. Тик ул чор комсомоллары төрле хатирәләрне сагынып искә алалар.

“Мәктәптә укыганда октябрят, пионер, комсомолга керү вакытлары – ул үзе бер җылы, матур чорларны тарихка язып калдырды, – дип сөйләде якташыбыз Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Вил Усманов.– Әле, нәкъ менә бүген кулыма фотоальбомымны алдым. Күпме истәлекләрне саклый ул! Менә бу фотода минем Яңа Чүтедә физкультура укытучысы булып эшләгән чагым. Мин баянда, Йолдыз Шакирова җырлый. Икебезнең дә комсомол булган чаклар. Октябрь революциясенең 70 еллыгына багышланган концертта чыгыш ясыйбыз.

Икенче фоторәсем 1988 елгы. Ул да минем өчен кадерле. Бу көнне Баулыда Әфган  җырларына багышланган конкурс үтте. Ул конкурс ВЛКСМның район комитеты тарафыннан оештырылган иде. Мин анда беренче урынны яуладым, между прочим (көлә).

 

Индира Сәйфуллина

Фото: В.Усманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев