Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хансевәр авылы ветераны истәлекләрен яңарта

Алдагы язмабыз Хәнсевәр авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Асия Бәдыйкова турында. Колхозлаштыру еллары, соңрак - Бөек Ватан сугышы аның балачагын гына түгел, ә хатын-кыз бәхетен дә тартып алган.

Асия апа Бәдыйкова 1929 нчы елда туган. 3 айлык сабый чагында әнисеннән ятим кала. Әтиләре 1937нче елда  халык дошманы дип кулга алына. Аннан сугышка китә. Асия апа үзеннән берничә яшькә өлкән Мәэмүнә апасы белән үги әни карамагында калалар.

Мәктәптә 1 класска укырга дип барган җиремнән дә куып кайтардылар, – дип сөйләде ветеран бит очларына тәгәрәп төшкән яшь бөртекләрен сөртеп. – Берничә көн үттеме – юкмы, белмим, башта әтинең киемнәрен җыеп алып чыгып киттеләр, аннан соң самоварны тартып алдылар. Соңыннан без яшәгән өйне дә, безне куып чыгарып, сүтеп алып киттеләр. Имеш без “халык дошманы” булганбыз. Бөтен кеше бездән читләште. Сөйләшмиләр иде. Югыйсә, байлыгыбыз да, бер әйберебез дә юк иде.

Асия апа 8 яшендә дуңгызлар һәм үгезләр карарга керешә. Фермада җан асрап яшиләр. Нинди генә авыр вакытлар булса да, ул бертуганы Мәэмүнәдән аерылмый. Алар икесе генә гомер итәләр.  Бүгенге көндә Асия апа ялгызы гына калган, аны туганнарының килене Энҗе һәм Ришат Газыймовлар тәрбия итә.

Авырлыклар күреп үскән, колхозлар чәчәк атсын өчен эшләп бөтен сәламәтлеген биргән Асия апа, кешеләрнең бүгенге көн тормышы мул булуына сөенеп яши.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев