Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп мәктәбе укучылары ветеранга ярдәм итте

Бөек Җиңү көне алдыннан “Мәрхәмәтле йөрәк” социаль акциясенә Исергәп мәктәбе укучылары да кушылды. Акция кысаларында алар сугыш ветераны Могыйн Хәлилов яшәгән йортка бардылар.

Сигезенче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар ветеранның ишегалдын, бакчасын чистартырга ярдәм иттеләр. Бакчада үскән карт һәм корыган агачларны кистеләр, җимеш куакларын тәртипкә китерделәр. Балалар эшләгәненә сөенеп, ветеран үзе дә ярдәм итеште. Эштән ял иткән арада аларга үзе һәм хәрби хезмәт юлы хакында кыскача сөйләргә дә өлгерде.

– Мин бик теләп ветеран яшәгән йортка килдем, – ди Эльвина Зарипова. – Еллар үткән саен безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннар сафы сирәгәя бара. Без аларны кадерләп калырга тиеш. Алар бит иң авыр елларны кичкән кешеләр.

– Ел саен киләләр алар миңа, – ди сөенеп ветеран Могыйн Хәлилов. – Ярдәмләшеп, рәхәтләнеп сөйләшеп китәләр. Кайчакта хәлемне генә белеп китсәләр дә рәхәт була. Алар килеп киткәч, авырулар онытыла, көне буе сөенеп йөрим. Сугышлар кабатланмасын, балалар, оныкларыбыз ул афәтләрне күрмәсеннәр дип телим.

Фото: Алисә Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев