Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп авылында төзекләндерү эшләре бара

Исергәп авылының Казан урамы ягы зираты төзекләндерелә. Бүгенге көндә анда зур техника эшли.

Оренбург ягыннан килеп кергәндә, авыл зиратындагы үзгәрешләр күзгә тиз чалына. Күптән түгел генә куе агачлыклар арасыннан зират икәнлеге дә шәйләнмәгән мәйдан бүген тәртипкә китерелә.

“Безнең авыл җирлеге узган елда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы муниципаль практика» дигән номинациядә призерлар исемлегенә керде. «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңайлы тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә авыл җирлекләре арасында икенче урынны яулап, 15 миллион сум акчага лаек булды. Бүгенге көндә әлеге акчалар эшкә “җигелде”, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин. – Әлеге акчалар хисабына ике зиратны төзекләндерү, Совет урамындагы юлга чокыр ремонты һәм асфальт белән каплау, шулай ук бу урамдагы тыкрыктагы юлны төзекләндерү, Ленин урамында бер километр озынлыктагы юлны ясап бетерүне планлаштырабыз. Шулай ук бүгенге көндә авыл клубында капиталь төзекләндерү эше бара, калган акчалар белән аның тирәсен тәртипкә китерүне дә күздә тотабыз.”

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә зиратта зур агачларны кисәләр. Ансыз мөмкин түгел. Алар инде куркыныч тудыра башлаган булган. Алтмышлап тирәк агачы киселгән, куаклар чистартылган. Авыр техника шуларны чыгару белән мәшгуль.

“Зур үскән агачлар киселгәч, авыл халкы үзләренең якыннарының каберлекләрен тәртипкә китерергә ашыга. Чөнки моңа кадәр кайбер каберлекләргә кереп тә булмый иде, – дип аңлатты Айдар Әгълиуллин. – Киләләр, чистартышалар, буйыйлар. Авыл халкы өмәләргә теләп йөри”.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев