Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп авылы мәдәният йорты 50 еллык юбилеен яңарып каршы алачак

Бүген Исергәп авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Биредә ремонт эшләре "Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт" республика программасы кысаларында башкарылды. Чарага килгән кунакларны зур концерт белән каршы алдылар.

Капиталь төзекләндерүдән соң беренче тапкыр клуб ишеген ачып кергән авыл халкының күбесе яңарган бинаны күреп соклануын яшермәде. Чөнки урам як ишегалдыннан башлап, менә торган баскыч, ишекләр, тәрәзәләр, стена, идән-түшәм, электр һәм су линияләре тулысынча алыштырылган. Тамаша залы, сәхнә, пәрдәләр... барысы да яңартылган.

–Без бу ремонтны түземсезлек белән көттек, – ди клуб директоры Лилия Талипова. – Хәзер бик теләп, яхшы кәеф белән мәдәни юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез. Тамашачыларны, зал тутырып килгән халыкны сагындык. Барлык эшләргә 37 миллионга якын акча сарыф ителде.

Тантаналы ачылышка килгән кунакларны Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин, авылның имам хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров сәламләделәр. Шулай ук чарага авыл клубында озак еллар җитәкчелек иткән Фатыйх Вәлиәхмәтов та чакырылган иде. Ул клуб ишекләренең беренче тапкыр 1972 нче елда ачылуы хакында сөйләде. Тиздән клубның ярты гасырлык юбилее җитүен әйтеп, килгән авылдашларын тәбрик итте.

Тантаналы ачылыш үзешчәннәр концерты белән дәвам итте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев