Исергәпләр Гошер сәдакасын хәрбиләргә җыялар
Быел Исергәп халкы Гошер сәдакасын махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өчен җыя.
Халык үз бакчасында үскән яшелчәләрне авыл мәдәният йортына китерә. Үзләре алып килә алмаган очракта, барып алу да оештырылган.
- Нинди генә чара оештырсак та, авылыбыз халкы һәрвакыт актив. Бигрәк тә гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмыйлар, - ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. - СВО башланганнан бирле авыл кешеләре көзге уңышларыннан хәрбиләргә өлеш чыгара. Быел Гошер сәдакасын да хәрбиләргә җыеп җибәрергә уйлаштык. Күбрәк бәрәңге, сарымсак китерә халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев