Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исергәпләр чираттагы гуманитар ярдәм җыюга өлеш керттеләр

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт үтүчеләргә, яраланган хәрбиләргә, госпитальләргә илтеп тапшыру өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыру эшләре туктап тормый. Әлеге изге эштән Исергәп авылы халкы да читтә калмый.

Саклану срогы зур булган азык-төлек, консервлар, кием-салым, урын-җир кирәк яраклары һәм дарулар – болар барысы да бүгенге көндә хәрбиләр өчен бик мөһим һәм кирәк әйберләр. Районнан чираттагы гуманитар ярдәм илтү оештырыла дигән хәбәр халык арасында тиз таралды.
– Бу юлы да авыл халкы кирәк-яракларны тиз арада әзерләде, – дип сөйләде авыл халкыннан гуманитар ярдәмне җыюны оештырган авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гүзәл Гәрәева. – Бездә халык бик бердәм бит. Әйтү белән кирәк-яраклар китерә башладылар. Безгә хәбәр бирүләренчә, яралы хәрбиләргә киемнәр, урын-җир әйберләре һәм медикаментлар бик кирәк. 
Исергәп авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Исергәп авылыннан дүрт ир-егет махсус хәрби операция зонасында.
Фото: Исергәп авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев