Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп балалар бакчасында көлке көнен билгеләп үттеләр

Исергәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында 1 апрель – Көлке көненә багышланган уен программасы оештырдылар. “Уйныйбыз да, көләбез” дигән чара һәр бала күңеленә хуш килде.

– Балалар бакчасында безне нәниләребез һәрвакыт көтеп ала. Бүген Көлке көне уңаеннан без клоуннар булып киенеп килдек. Балаларның сөенечләрен сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел. Ниндидер образда киенеп керү – алар өчен һәрвакыт көтелмәгән сюрприз, яңалык. Бу юлы да кечкенәләр ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта ярыштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, җырлар җырладылар, – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Малайлар һәм кызларга бигрәк тә “Елмаю”, “Нәни паровоз”, “Шарны өреп төшер” кебек уеннар аеруча кызык булды. Балалар бик актив, алар җырларга бик теләп кушылдылар, бергәләп биюләр биедек.
Оештыручылар сүзләренчә, уеннарда катнашкан һәр балага яктылык кайтартучы елмаеп торган смайлик-значоклар һәм тәмле күчтәнәчләр таратканнар, Көлке көне, аның асылы хакында сөйләгәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев