Исергәп авылында яшәүче Рәис Әбүзаров: “Сарыкның файдасы шул – махсус хәрби операциядә катнашучыларга йон оекбашлар бәйләдек”
Заманалар ничек кенә үзгәреп торса да, авыл кешесе үз көче белән яшәргә, үз көче белән авыл хуҗалыгы продукциясен булдырырга омтыла. Исергәп авылында гомер итүче Әбүзаровлар гаиләсе дә күпләп кош-корт, сарыклар асрыйлар. Мал-туар кышкы чорда аеруча тәрбия сорый.
Без барган вакытта Рәис абый белән Рүзилә апа абзардагы малларын, кош-кортларын кичкелеккә ашатырга дип чыкканнар иде.
– Без гомер буе мал асрап өйрәнгән инде. Башкача күз алдына да китереп булмый. Хәзер мин пенсиядә, үземә бер юаныч алар, – ди Рәис Әбүзаров бер сәнәк печәнен сарыклары алдына җайлап кына салып. – Менә әле җиденче январь көнне генә бер сарыгыбыз ике бәкәй китерде. Сөендек инде. Барысы бергә ничә баш икәнен әйтмим, хәзер икегә арттылар.
Сарык асрауның әллә ни файдасы зур түгел, ди хуҗа. Шулай да файдалы якларын санап китте.
– Сарыклардан зур табыш алып булмый, шулай да абзарда мал булгач, күңелле, – ди Рәис абый. – Бик күп булмаса да ите була. Сарык йоныннан Рүзилә апагыз оекбаш-бияләйләр бәйли. Әле махсус хәрби операция башланганнан алып, хәрбиләргә йоннан җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп тапшырды. Шулай ук ике кызыбыз да бик уңган безнең. Алар да бәйлиләр. Үзебез җитештергән әйбер, әрәм булмый, файдага китә.
Рәис абый сүзләренчә, җәй айларында сарыкларга печән әзерләү – үзе бер күңелле.
– Печәнлек чабып алам дисәң, урыннар күп хәзер. Рүзилә апагыз белән урманга да барабыз. Урман печәне хуш исле, йомшак була. Аны кечкенә сарык бәрәннәре ярата, – ди Рәис Әбүзаров. – Шулай ук урамнардан, ташландык бакчалардан да чабып алам. Хуҗасы булмаган ишегаллары чистарып, матурланып кала, ә миңа печән була.
Ул арада сарайның икенче ягыннан Рүзилә килеп чыкты. Тавыкларына ашарга салып, йомыркаларын җыйган.
– Кыш көне тавыклар тоткан урын җылы булса, алар йомыркадан өзелми, – дип сөйләде Рүзилә апа. – Быел пай җирләре өчен җитәрлек бодай ала алдык. Тарттырып су белән болгатып та, пешереп тә бирәбез. Шулай ук салам, печән дә ашый алар. Калган азык-төлек тә әрәм булмый. Ашату җитсә, тоткан урыннары уңайлы һәм җылы булса, алар үзләрен аклыйлар.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев