Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмә территориясен тәртипкә китергәннәр
Зур Чишмәне карап, чистартып торуга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертә.
Соңгы көннәрдә көчле яуган яңгырлар кайбер районнарда табигать бәла-казалары алып килгәнен без интернет челтәрләре аша күреп торабыз. Ярый әле бездә алай түгел, дигән сүзләр белән җиңел сулап куябыз. Шулай да көчле яңгырлар эзсез генә узмый.
Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмәгә һәм аның тирә-ягына нефтьчеләр ярдәме белән күптән түгел генә масштаблы реконструкция ясалды. Шуннан соң чишмә халыкның яраткан ял итү урынына әверелде.
– Соңгы берничә көндәге койма яңгырлар чишмә тирәсендәге суның күтәрелүенә китерде. Өстәвенә, су ага торган юлны су кондызлары (бобёрлар) агачлар белән дә буып куйганнар, – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов. – Шунлыктан, агып китәргә тиешле су бетон плитәләр өстенә чыккан. Әле, су юлын чистартып, суны агыздык, плитәләр өстендә утырган пычрак балчык, ком һәм ләмне су белән юдырып чистарттык.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, чишмәне карап, чистартып торуга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куя.
– Бу юлы чишмәне чистарту теләге белән авылдашыбыз Рамил Сафиуллин миңа үзе шалтыратты. Чөнки су китү белән, бетон плитәләрдән һәм йөрү юлларыннан утырган пычракны юдырып төшермәсәк, ул кипкән очракта, аны чистарту икеләтә катлаулы булыр иде. Махсус су сиптерү җайланмасын ул алып килде, – дип, рәхмәтен белдерде Заһит Галләметдинов. – Мин ярдәмгә генә бардым дисәм дә була. Икебез, чишмә тирәсен юып, чистартып куйдык. Авылыбызда шундый авыл җанлы, эшкә уңган, башкаларны үзе артыннан эшкә ияртеп өнди белгән агайлар барында, авылыбызда өмәләр дә туктап тормас, тирә-ягыбыз, яшәгән җиребез чиста һәм пөхтә булыр.
ФОТО: ЗАҺИТ ГАЛЛӘМЕТДИНОВ ШӘХСИ АРХИВЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев