Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гимназия укучылары түбәтәй һәм калфак ясап киделәр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бик күп чаралар үтә. Аларның барысы да туган телне саклауга, милли кием үрнәкләрен өйрәнүгә, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән.

Бүген шәһәрнең дүртенче санлы гимназиясендә 3-4 сыйныф укучылары мөселман халкының милли баш киеме – түбәтәй һәм хатын-кызлар өчен бизәкләп калфак ясарга өйрәнделәр. Чын түбәтәй һәм калфакны алар гади катыргы һәм төсле кәгазьдән сәйләннәр белән бизәкләп ясадылар.

– Укучылар һәрберсе бик тырышып һәм теләп башкардылар бу эшне, – ди өченче сыйныф җитәкчесе Флюра Разетдинова. – Һәр бала үзенең күңеленә хуш килгән төсне сайлады, дәрескә алдан төрле төстәге сәйләннәр алып килделәр. Миңа калса, һәр баланың эше үзенчәлекле, кабатланмас матур булып чыкты. Соңыннан үзләре дә киеп карап, сөенделәр.

– Иҗади эш, кул эшләре укучыларга һәрвакыт ошый, – ди 4 сыйныф җитәкчесе Лена Русецкая. – Балалар бер-берсеннән карап тагын да яхшырак итеп башкарырга омтылалар. Түбәтәй һәм калфак – ул һәр татар гаиләсендә бар. Аның нинди булганлыгын балаларга аңлатасы юк. Үзләре белеп, ничек булачагын күзаллап, рәхәтләнеп эшләделәр.

– Минем Камил бабам гел түбәтәй киеп йөри, аңарда төрле төстәгеләре бар. Минем дә түбәтәем бар, – ди Раяз Сәйфуллин. – Мин үземнең чын түбәтәемдәге кебек итеп бизәкләр ясадым.

Укучылар үзләре ясаган түбәтәй һәм калфакларны якыннарына бүләк итәчәкләрен дә әйттеләр.

Индира Сәйфуллина

Фото: гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев