Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эчкән ата-анада бала кайгысы юк

Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен 11 гаилә исәптә тора, аларда 25 бала тәрбияләнә.

Баулы районында яшәүче ир белән хатын ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында шундый карар кабул ителде.

Утырыш барышында алты административ материал каралды.

Утырышның беренче минутларында битлек кимичә җәмәгать урынында тоткарланган яшүсмер эше каралды. Аңа кисәтү ясалды.

Икенче булып әтисе озатуында тагын бер яшүсмер керде. Аны, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, рульдә йөргәндә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

– Ник рульгә утырдың? Таныклык булмаган килеш машина белән идарә итәргә ярамаганын син бит яхшы беләсеңдер, – дип сорау бирде комиссия рәисе урынбасары Минзинә Сурова яшүсмергә. – Бу акылсыз адымың бик начар нәтиҗәләргә китерергә – бәрелергә, кемне дә булса бәрдерергә мөмкин идең бит. Ярый әле сине вакытында күреп алганнар.

– Әйе. Мин үземнең хатамны аңлыйм, – диде яшүсмер егет. – Машина абыйныкы. Ул үзе чит шәһәргә китте. Ә машинасы ишегалдында калды. Мин сорамыйча гына ачкычларны алдым.

Вакытында тоткарланган яшүсмер, бәхеткә каршы, бәла-казаларга дучар булмаган. Шулай да аның әти-әнисенә саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

Утырыш барышында каралган башка материаллар барысы да спиртлы эчемлекләр кулланучы ата-аналарга кагылышлы иде. Андый гаиләләрдә балаларның тормышын имин дип әйтеп булмый.

Бер гаиләдә ир белән хатын арасындагы низаг сугышуга, хәтта ирнең хатын-кызга пычак ыргытуына кадәр барып җитә. Ә аларның 2009 нчы елда туган балалары бар. Соңгы вакытта ата-ана баланың укуы белән дә кызыксынмый. Бу хакта мәктәп вәкиле җиткерде. Аның сүзләренчә, бала көн саен дәресләргә әзерлексез килә.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаилә август аенда гына комиссия учетыннан төшерелгән булган. Хатын-кыз эчкечелек буенча дәвалау курслары да үткән. Гаилә тагын учетка алынды, кисәтелде.

Комиссия каршына килеп баскан икенче хатын-кыз комиссия әгъзаларына яхшы таныш. Әлеге гаиләдә 16, 14, 13 һәм 7 яшьлек балалар бар. Нинди генә кисәтүләр, тикшерүләр булса да, ата-ана спиртлы эчемлекләрне даими куллануларын дәвам итә. Бу юлы комиссия әгъзалары аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән карар чыгарды.

Утырыш азагында шулай ук учетта торучы яшүсмерләрнең ял вакытларын файдалы итеп оештыру һәм мәктәпне тәмамлаган (9,10, 11 сыйныфларны) укучыларны эшкә урнаштыру, укуга юнәлеш бирү хакында докладлар тыңланды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев