Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкле җәй

Җәй – чәчәкләр ае. Җәй кәефе “Баулы-информ” аша һәр йортта булсын өчен, без чәчәкләр яратучы, аларны күпләп үстерүчеләр турында сөйлибез.

Чәчәкләр яратмаган кеше сирәктер. Яз, җәй айларына аяк басу белән, күп кенә хатын-кызлар бакча, ишегалды тутырып чәчәкләр үстерә башлыйлар. Андый кешеләр хакында безгә аларның күршеләре яки якыннары хәбәр итә. Яңа Чүте авылында бер урамда юл аша гына яшәүче апалы-сеңелле күршеләрнең бакчасында да чәчәкләр күп төрле.

Яшьлегендә телеграфист һөнәре буенча эшләгән Фәүзия Рәхмәтова гомере буе бакчасында чәчәкләр үстергән. Лаеклы ялга чыккач, бакча гөлләрен тагын да арттырган.

– Иртәләрем-кичләрен шуларга сокланып йөрим, – ди Фәүзия Рәхмәтова. – Чәчәкләрнең төрләрен сатып та алам, үзем дә елдан-ел орлыклар, суганчыкларын әзерләп куям. Ә кыш көннәрендә кайбер бакча чәчәкләрем өйдә, тәрәзә төбендә дә мине сөендереп, чәчәк атып утыралар.

Икенче бакча да ерактан ук күзгә ташланып, үзенә чакырып тора. Бусы –  Нәсимә Сәмигуллинаның бакчасы. Ике күрше, ярыша-ярыша, чәчәкләр үстерә. Алар сүзләренчә, чәчәк яраткан кешенең күңеле дә матур була.

– Ниндидер яңа төр чәчәк тапсак, ул безнең икебездә дә була, – ди Нәсимә Сәмигуллина. – Без бөтен эшне дә бергә эшлибез. Һәрвакыт тәҗрибә уртаклашабыз. Һәр кеше үз ишегалдында чәчәкләр үстерсен иде. Матур бит! Һәркем карап, сокланып китә.

Бакча эшләреннән соң, алар икесе дә ишегалды уртасына куелган ял урынына килә. Биредә ишегалды самовары кайнап тора. Чәчәкләргә сокланып, бакчаларында үзләре үстергән җиләк-җимеш белән тәмләп чәй эчәргә яраталар алар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев