Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чәчәк” помидор

“Табигать могҗизасы” сәхифәсенә баулылар да актив рәвештә кушылды. Бу юлы Салих авылында яшәүче Гүзәл һәм Җәлил Сәфиуллиннар үзләренең бакчасында үскән “чәчәк” помидорларның фоторәсемнәре белән бүлештеләр.

– Ел саен күпләп яшелчә-җимеш утырту безнең канга сеңгәндер инде. Быел да шулай ук, – ди Гүзәл Сәфиуллина. – Бигрәк тә помидор яратабыз. Аның төрле сортларын утыртабыз. Быел шулар арасында чәчәккә охшаш помидорлары белән өч төп үсте. Гаҗәп булды, мин моны табигать могҗизасы дип уйлыйм. Алар бик матур, хәтта уенчык кебек дияр идем. Помидорларның бәлки сорты шундыйдыр, тик без гади помидор орлыклары алып үстергән идек. Ничәмә-ничә еллар бакчачылык белән шөгыльләнеп, мондый помидорлар күргән юк иде әле, шуңа күрә үземнең яраткан район газетасы белән бүлешеп, башкаларга да күрсәтәсем килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев