Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда мәхәббәт белән тулы гаилә яши

“Хезмәткә дан” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз герое – Мария Соловьева.

Соловьевлар гаиләсендә ике кыз бала үсеп килә – Екатерина һәм Мария. Беренче бала Катя – 1998 елгы. Гаилә берничек тә башкалардан аерылып тормый. Ә менә 2008 елда көтеп алынган сабыйлары Машаның дөньяга килүе гаиләне тулысынча үзгәртә. Табиблар, хастаханә, шифаханә юллары...

– Икенче балага узгач, йөклелек чоры гадәти булды. Барысы да яхшы иде, – ди Лилия. – Йөклелекнең соңгы атналарында кан басымы бик еш “уйнады”. Аннан бик нык кан китте. Аны туктату бик авыр булды. Мине хастаханәгә салдылар. Бала табуы тиз булды. Маша 23 февраль көнне туды. Без шулай итеп, әтиебезгә Ватанны саклаучылар көненә бүләк ясадык. Бәхетемнең иге-чиге булмады! Әллә үзем дә яшь булганга, беренче баланың “тәмен” белмәдем кебек. Катя үзебез белән бергә үсте дисәм дә була. Икенче кызыбызны ун ел буе шундый нык итеп көтеп алдык бит без. Табибларга рәхмәт, янымда табиб-гинеколог Татьяна Александровна булды. Бала табу йортыннан чыкканда, табиблар, бар да яхшы, бала сәламәт, диделәр.

Маша, чынлап та, башка балалардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый. Вакытында тәпи басып китә, сүзләр әйтә, сөйләшә, тирә-яктагы һәр нәрсәне, башка балалар кебек, кызыксынып үзләштерә. Бер яшь тә алты ай тулгач, кызчыкны балалар бакчасын йөртә башлыйлар. Бу вакытта Лилия үзе дә балалар бакчасында аш пешерү блогына эшкә күчә.

– Мин 16 ел спирт заводында эшләдем, – ди Лилия Соловьева. – Мин инженер-технолог, тик һөнәрем буенча эш урыны булмады. Юл буендагы кафеларда да эшләдем. Тик сменалы эшләр, бала булгач, авыррак. Ә Маша балалар бакчасына йөргәндә үземнең дә шунда урнашуым яхшы булды. Бергә киттек, бергә кайттык. Тора-бара мин балада ниндидер тайпылышлар сизә башладым. Аның күзләре туры карамавы, муены бераз кыеграк булуы мине сагайтты. Тик нинди генә табиб педиатрга күренсәк тә, бар да яхшы дип әйттеләр. Тик әни кешенең күңеле сизмиме соң инде! Үзебезнең туганнар да, бабасына охшаган ул, берничек тә авыру түгел, дип әйтә килделәр. Тик мин барыбер чаң кага башладым. Шулай да беренче сыйныфка бару вакыты җитте. Машаның хәтере яхшы, бөтен әйберне тиз өйрәнә, сәләтле кыз.

Маша мәктәпкә кергән елны,  Лилия мәктәпкә завхоз булып урнаша. Беренче вакытларда ук, укытучылар Машаның начар күрүен әйтәләр. Иң алгы партада утыруга карамастан, кызчык тактага язылган хәрефләрне күрми.

– Табиб-офтальмолог Мария Ширкина безне Казанга җибәрде. Казаннан исә Түбән Кама шәһәренә юлладылар, – ди Лилия Соловьева. – Менә шул вакытта гына безгә инвалидлык буенча белешмә бирделәр. Җиде яшь тулгач кына. Ә бала, дөньяга килгәндә үк, катлаулы астигматизм дигән диагноз туган булган. Аның күрү сәләте егерме процент кына тәшкил итә. Гел күзлектән генә йөри алмый. Бераз борчылса, күзләре “йөгерә”, тынычсызлана һәм башы калтырый башлый. Ник баштарак табиблар бернәрсә дә әйтмәде икән? Дәвалауны да иртәрәк башлар идек. Мин бит йөрмәдем түгел, йөрдем. Кызым белән Октябрьскига да, Уфага да бардык. Табиблар безгә, әллә балагызны кулыгыздан төшереп җибәрдегезме, нык итеп егылдымы әллә, дип кенә сорадылар.

Әнисе Маша турында сөйләгәндә, ул тыныч кына утырды. Үзе турында сөйләүләрен аңлап, хәтта күзләре яшьләнде.

– Мин нинди булсам да, бүгенге көндә минем дусларым күп, – дип сүзгә кушылды Мария үзе дә. Шкаф полкасыннан алып, сыйныф белән төшкән фоторәсемне безгә күрсәтте. – Безнең сыйныфта 16 укучы. Шулай да араларында төрлеләре бар. Минем белән аралашырга теләмәүчеләр дә булды. Әмма мин аларга үпкәләмим.

Шулай сөйләшеп, аралашып утырган вакытта, гаилә башлыгы Николай эштән кайтты. Ишек ачылып, әтисе күренүгә үк, Мария әтисенең кочагына кереп чумды.

– Иии, кечкенә кызым минем, – дип, әтисе күтәреп тә алды. – Маша мине көн саен шулай эштән каршы ала. Әгәр дә әнисе өйдә булмаса, ул миңа кичке ашны да үзе әзерли. Пилмән, өчпочмак, ашлар пешерергә, салатлар ясарга ярата. Ярый әле гаиләм бар, ярый әле кечкенә кызыбыз Маша бар. Аны ничек тә укытып, аякка бастырырга тырышачакбыз. Үзенчәлекле балалар туган гаиләдә, кайвакыт, ир-атлар хатын-кызның үзен генә калдырып киткән очраклар бар. Хатын-кызга икеләтә авыр була. Мин гаиләмне яратам, соңгы сулышыма кадәр алар янында мин. Тормышымны Лилиямнән, кызларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Гаилә буш вакытларында балаларның кечкенә чакта төшкән фотосурәтләрен бергәләп карап утырырга ярата. Катя белән Машаның, балалар бакчасыннан алып, мәктәп елларында туплаган портфолиолары бар. Анда кызларның төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә, олимпиадаларда алган грамота, диплом һәм рәхмәт хатлары тупланган.

– Безнең Маша шигырьләрне бик тиз отып ала, ятлый, – ди Лилия Соловьева.– Аны еш кына “Иң яхшы шигырь укучы” бәйгесенә сайлап алалар. Быел “Җәлил укулары”нда уңышлы чыгыш ясады. Маша үзе дә бик тырыша, укытучылар да мактый.

Мария безгә дә, бер ялгышсыз, Александр Твардовскийның “Василий Теркин”ның “Переправа” дигән өлешен яттан сөйләп бирде. Аннан безгә үзенең бүлмәсен күрсәтте. Аның бүлмәсе үзе ясаган картиналар белән зәвыклы итеп бизәлгән.

– Мин пазллардан картиналар ясарга яратам, – ди Маша. – Алар арасында төрлеләре бар. Кайберләрен үзем генә ясыйм. Әнием дә ярдәм итә, ә иң авырларын без әтием белән ясыйбыз. Ул бөтен әйберне дә белә, миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Үзем генә җыйганда, бер картинаны ике көндә җыеп бетерә алам. Минем бүлмәмдә иң матуры – апам Катя минем ундүрт яшем тулган көнгә бүләк иткән портретым.

Мария безгә үзенең эшли башлаган өй эшләрен дә күрсәтте. Алгебра, авыр булса да, кыз аны яхшы үзләштерә. Химия фәнен дә ярата.

Мариянең мәктәптә һәм район күләмендә төрле чараларда катнашуына “Благо” оешмасының да зур ярдәме тигән.

– Балада инвалидлык раслангач, безне язмыш бик ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр белән таныштырды. Алар – Баулының “Благо” оешмасы җитәкчесе Татьяна Мурзакаева һәм районның сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова. Алар һәрвакыт безне төрле район, республика күләмендә узган чараларга чакыралар. Безгә “Шатлык” тернәкләндерү үзәге бик ошый. Маша да анда барырга ярата. Үзәктәге хезмәткәрләрнең һәрберсе олы йөрәкле, үз эшләрен яратып, намус белән башкаралар. Шуны да әйтергә кирәк: инвалидлык алгач, без даруларны бушка ала башладык. Ә балага җиде яшь булганчы, без аларны сатып ала идек. Кайбер уколларның бер ампуласы гына да ике мең сму тирәсе иде.

Лилия Соловьева сүзләренчә, Баулыда үзенчәлекле балалар өчен сыйныфлар ачылса, алардан да бәхетле кешеләр булмас иде. Чөнки гади мәктәп программасы барыбер авыррак бирелә.

– Безгә Лаеш районындагы махсус мәктәпне тәкъдим иткәннәр иде, тик анда ничек күченеп китәсең, – ди ана кеше, кызының киләчәге өчен борчылып. – Ник Баулы яки Октябрьский шәһәре тирәсендә шундый укыту үзәкләре, һич булмаса, сыйныфлар юк микән? Районнарда, авылларда мондый үзенчәлекле балалар бик күп бит. Ничек кенә булмасын, без кызыбызны аякка бастырырга, кулдан килгәнчә тырышырга, аның киләчәген матур итәргә бурычлы.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев