Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының әдәби марафончылары очрашты

Китап берләштерә. Китап дуслаштыра. Моның шулай икәнен әдәби марафонда катнашучылар яхшы белә. Бу юлы Бөтендөнья китап укучылар марафонында утызга якын баулылы катнашты.

Әдәби марафонда катнашып, 21 көн дәвамында китап укып, аның эчтәлеге, аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып торган баулылар үзәк китапханәдә түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Очрашуны марафонны Баулы районы буенча әйдәманы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина оештырды һәм алып барды.
– Без XXVII әдәби марафонны төгәлләдек, бүген финал тантанасына җыелдык. Мин шәхсән үзем, җиденче марафоннан кушылып, катнашып киткән идем, – дип сөйләде Римма ханым. – Беренче катнашкан вакытта мин әлеге марафонның максатын да аңлап бетермәгән идем әле, хештег дигән әйбер дә минем өчен ят иде. Шулай катнаша-катнаша, сорый-сорый өйрәнеп киттем. Әдәби марафон китап укырга һәм аны яратырга өйрәтә, үз артыңнан башкаларны да татарча китаплар укырга кызыксындыруны максат итеп куя. Чираттагы марафонда безнең районнан ике яңа кеше катнаша башлады. Аларны өйрәтү дә авыр булмады. Тиз өйрәнделәр, кызыксынып киттеләр. Барлык катнашучылар да актив булды, һәр көнне социаль челтәрләрдә укыган китапларыннан өзекләрне куя бардылар. 
– Мин үзем, әдәбият сөюче кеше буларак, социаль челтәрләрдә әдәби марафон барганын күрдем. Шуннан үземнең көчемне сынап карарга уйладым. Үзем шигырьләр дә язам. Шул да этәргеч булды миңа, – дип сөйләде Роза Шәфигуллина. – Әдәбият сөючеләр белән аралашырга теләдем. Шушы максатлар белән әдәби марафончылар арасына кереп киттем. 21 көн дәвамында интертнетка укыган әсәрдән өзек кую мавыктыргыч булды. Үземне зур эш эшләгәндәй хис иттем. Китап уку бит шундый кызыклы. 
Беренче тапкыр гына катнашканга, Роза ханыма күп әйберләрне өйрәнергә туры килгән. Шулай да ул сынатмаган. Өзлексез рәвештә үзенең шәхси битендә укыган әсәрләрдән өзекләрне урнаштырып бара алган.
– Без бит инде өлкән яшьтә, – ди ул. – Хәрефләр төшеп кала яки ялгышлык белән сүзнең икесе бергә кушыла. Интернет челтәрендә бик эш алып барганым юк иде. Шулай да, әйдаманыбыз киңәшләрен тыңлап, азакка кадәр барып чыга алдым. 
Баулының әдәби марафончылары китап укуның “тәме”, марафонда катнашуның уңай яклары, татар телендә матур итеп аралашу, уку, аны саклап калу хакында да сөйләштеләр.
Очрашу тәмле чәй табыны артында дәвам итте.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” тапшыруыннан карарга мөмкин булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев