Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының Нефтепровод урамында яшәүчеләр ял көннәрен файдалы үткәрде

Яз көне һәр баулылы санитар-экологик икеайлыкта катнашып, үзе яшәгән тирәлекне чистартуга кушыла ала. Нефтепровод урамында яшәүчеләр шулай итте дә. Ял көннәрендә алар язгы зур өмә оештырды.

“Мин Нефтепровод урамында унөч елдан артык яшим, бүгенге кебек зур итеп оештырылган өмәне беренче тапкыр күрәм, – дип сөйләде безгә Инга Әхмәтҗанова. –Бүген яше дә, карты да эш кораллары белән өмәгә кушылды. Бердәмлектә көч һәм чисталык! Әле өмәләр башланып кына китте. Алда тагын оешып, шундый өмә ясарбыз дип уйлыйм. Үзебез яшәгән тирәлек чиста-пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле.”

Индира Сәйфуллина

Фото: Инга Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев