Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының кул осталары сынатмый

Соңгы елларда сәйләннән үреп чәчәкләр, бизәнү әйберләре ясау күпләрнең мавыктыргыч шөгыленә әверелде. Китапханәдә эшләүче Гүзәл Хәлилова да әлеге эш белән дүрт елдан артык мавыга. Аның ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

Үзенең төп һөнәре буенча хисапчы булган, бүгенге көндә китапханәдә әйдәүче библиограф булып эшләүче Гүзәл Якуп кызы кечкенә чагыннан ук кул эшләренә оста була. Нәрсәдер тегү яки бәйләү өчен аңа бер тапкыр оста эшенә карап тору да җитә.

– Мин бик кечкенә чагымда ук рәсем ясарга ярата идем. Хәзер дә ясыйм, – ди Гүзәл Хәлилова. – Соңрак тегү, чигү кебек кул эшләрен үз иттем. Һәм менә дүрт ел элек үзем дә сизми калдым дияргә була, сәйләннән ясалган әйберләр белән кызыксына башладым. Хәзер интернет заманында нәрсә генә юк бит! Сайла да, рәхәтләнеп яса гына. Беренче тапкыр сәйләннән чәчәкләр үргәч, үзем дә аптырап калдым. Бик матур килеп чыкты, якыннарыма да ошады. Аннары инде кулдан эшләнгән әйберләрне якыннарыма бүләккә дип тә ясый башладым. Тик җәй көннәрендә кул эше белән утырырга вакыт җитми. Нигездә, көз-кыш айларында аз-азлап эшлим. Бер зур чүлмәктә утыра торган чәчәк куагын ясар өчен бер айлап вакыт сарыф итәм. Ашыгып эшләмим, халык әйткәнчә, тәмен белеп кенә эшлим мин.

Чынлап та, Гүзәл ханым ясаган аллы-гөлле чәчәкләргә карагач, аларга күңел җылысы кушып эшләгәнлеге күренеп тора. Ныклабрак карамасаң, кайберләрен хәтта чын чәчәктән аерып та булмый. Гаиләсендә уңган хуҗабикә, ике баласы өчен кайгыртучан әни һәм оныгы өчен сөекле дәү әни булган Гүзәл ханым, кул эшләреннән кала, үзенең гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйларга да ярата икән. Шулай шул, булганнан бар да була дип, юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Гүзәл ханымның тагын бер хыялы бар, ул киләчәктә сәйләннән бизәнү әйберләре ясауны үзләштерергә уйлый. Аның фикеренчә, нәрсә генә булса да, кулдан ясалган әйбер кабатланмас һәм оригиналь булып кала.

 

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев