Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының хирургия бүлеге шәфкать туташы: “Бу бүлеккә килеп эшкә урнашуыма 38 ел булды”

12 май – шәфкать туташлары көне. Алар һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә хастаханәдә авырулар янында. Бүгенге язмабыз герое – 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләүче Әнисә Юнысова.

Яшәешнең һәр заманында да кешелек өчен кирәкле булган һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре. Кечкенәдән үк шуны аңлаган Әнисә Юнысова да, Керәжле урта мәктәбен тәмамлау белән, Бөгелмә медучилищесына юл ала.

“Медсестра булып эшләү – минем балачак хыялым, – дип сөйләде ул безгә. – Безнең авылда медпункт безнең йорттан ерак түгел иде. Шунда эшләүче фельдшерыбыз Флүрә апага бик кызыга идем. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә аның янына кереп, аның эшләгәнен күзәтеп булса да утырырга ярата идем. Ул бик ярдәмчел, йомшак сүзле, шифалы куллы кеше булды. Бик күпләргә ярдәм итте”.

Әнисә Әхмәтзәки кызының шәфкать туташы булу хыялы тормышка аша. 1983 нче елда ул Баулы үзәк хастаханәсенә эшкә урнашырга дип килә.

“Мин 38 ел элек беренче август көнне хирургия бүлегенең ишеген ачып кердем һәм шул дәвердән бирле, минем башка җирдә эшләгәнем юк, – ди Әнисә Юнысова. – Беренче эш көнемдә үк мине төнге дежурга куйдылар. Өлкән шәфкать туташы Антонина Григорьевна бик яхшы каршы алды. Бергә эшләгән кызларның һәрберсе белемле, тыныч, тәҗрибәле кешеләр булды. Мин дә бу коллективка бик тиз ияләшеп киттем. Укыган вакытта бер хәл, ә менә эшли башлагач, җаваплылык бермә-бер арта. Минем әле эшкә урнашкач, беренче тапкыр кан тамырына укол кадаганым истә. Бик дулкынландым инде. Хәтта ул авыруның исемен дә Камил икәнен хәтерлим әле (көлә)”.

Әнисә Юнысова сүзләренчә, аның һәр эш көне үзенә күрә үзенчәлекле, ул төрлечә булырга мөмкин. Чөнки һәр көнне төрле диагноз куелган авырулар белән эшләргә туры килә аңа.

“Истә калырлык эш көннәрем күп булды инде, тик күңелсез хәлләр турында сөйлисем килми. Ярдәм күрсәтә алмаган вакытларда йөрәктә яра кала, ул вакытлар онытылмый,  – ди ул. – Ә менә кемгәдер ярдәм итә алсам, мин үземне бик бәхетле тоям”. 

Хирургия бүлегендә эшләүче һәр шәфкать туташының эш көне авыруларның хәлен белүдән, табибның билгеләве буенча аларны дәвалаудан башлана.

“Мин үземне бүгенге эшемнән башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Әнисә ханым. – Эшемне бик яратам, үземнең “больной”ларымны яратам. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Аларны һәрберсе, үз эшен белеп, җиренә җиткереп, озак еллар эшли торган шәфкать ияләре”.

Әнисә Юнысованы хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина Подавалова да аның белән утыз биш елдан артык бергә эшли.

“Әнисә Ахмәтзәкиевна белән эшләү бик җиңел. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул тыныч булып кала белә, – ди аның турында өлкән шәфкать туташы. – Ул – үз эшенең остасы, һәр эшнең җаен табып эшли, һәрвакытта да итагатьле, мәрхәмәтле”.

Без өлкән шәфкать туташы белән сөйләшеп торган арада, Әнисә ханым процедурный бүлмәсенә чыгып, үз эшләренә “чумган” иде инде. Ул бер авыруга система куярга әзерләнеп йөри. Ул арада, кирәк-яракларын күтәреп, ягымлы гына елмаеп, палатага юл тотты.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев