Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының иң зур йортында кайнар су ник салкын?

Күпфатирлы йортларда су, җылылык белән бәйле проблемалар һәрвакыт бар. Сәйдәшев урамы 23 нче санлы йортта яшәүче пенсионер Дамир Галимов та үзен борчыган сорау белән безнең редакциягә мөрәҗәгать итте.

Җылы су ник җылы түгел? Әлеге сорау-мөрәҗәгатькә җавап эзләп без Галимовлар яшәгән фатирга бардык.

– Июнь аеннан бирле кайнар су күргән юк безнең, юыну түгел савыт-саба да юып булмый моның белән, – ди хуҗабикә Әлфирә Галимова. – Су бераз җылынсын өчен дә әле әллә күпме агызып торырга кирәк бездә. Ә бит уйласаң, аның салкын суы да хисаплау приборы аша үтә.

Галимовлар гаиләсе әлеге йортта 1994 нче елдан бирле яшиләр. Моңа кадәр беркайчан да, бер нәрсәдән дә зарланмаган алар. Тик быел 4 ай, ягъни июнь аеннан бирле краннан җылы су салкын яки җылымса гына килүе аларда кәнәгатьсезлек уята. Гаилә башлыгы Дамир абый сүзләренчә, аның хыялы тормышка ашмаслык та түгел югыйсә – җылымса түгел, ә кайнаррак су белән юынып чыгу.

– Аш бүлмәсендә дә, юыну бүлмәсендә дә шул ук хәл, – ди Дамир Галимов, краннан су агызып. – Менә күпме агызып торам, әле су бүлмә температурасыннан да җылырак түгел. Ничек юынмак кирәк бу су белән? Әлеге проблема белән мин торак милекчеләре ширкатенә (ТСЖ), водоканалга, башкарма комитетка да мөрәҗәгать иттем. Барысы да, булыр, бераз көтегез, дип чыгарып җибәрәләр. Инде ярты ел үтте.

Чынлап та, кайнар су агарга тиешле краннан ник салкын су ага соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан без йортка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче ягъни торак милекчеләр ширкатенә юл алдык. ТСЖ мастеры һәм слесаре безгә йортның подвалындагы су температурасын һәм басымын үлчәүче приборларны күрсәттеләр. Су йортка 58 градус белән керә, 44 градус белән кире әйләнеп чыга. Суның басымы тиешенчә түгел.

Суның басымы дөрес түгел, циркуляция юк, дип аңлаттылар безгә ТСЖ мастеры Линар Зиннәтуллин һәм слесарь Валерий Евстигнеев. Аны җылылык белән тәэмин итү предприятиесе көйләргә тиеш.

Моның чынлап та шулай икәнен исбатлар өчен, җылылык белән тәэмин итү предприятиесе вәкилләре дә чакырылды. Безгә аларны йорт подвалында егерме минут чамасы көтәргә туры килде. Шул арада ниндидер “могҗиза” белән торбалардагы су басымы үзгәреп, кайнар су бирелеше дә нормага килде.

Бераздан урынга җылылык челтәрләре вәкилләре үзләре дә килеп җитте. Алар фатирларга җылымса су гына килүен йорт эчендәге торбаларга күпләп юшкын утыруы белән аңлаталар. 

Тик ТСЖ мастеры һәм слесаре алар әйткән сүз белән берничек тә килешмәүләрен әйттеләр. Чөнки торбалар тикшерелеп, һәрдаим алыштырылып тора. Моның шулай икәнен дәлилләп күрсәтер өчен, җылылык челтәрләре вәкилләренә алар шик куйган урыннарда торбаларны берничә җирдән кисеп тикшерделәр, йортка кергән-чыккан суның басымын да шул рәвешле карадылар.

Шуны да әйтергә кирәк 18 подъездлы күпкатлы йортның биш подъездында яшәгән кешеләр генә кайнар суга тилмереп яши. Су кайнар килеш йортка килә, торбалар тыгылмаган, сәбәп нидә? Без анда булганда кайнар су бирелешен нормага килерлек итеп көйли дә алдылар. Әлеге сорау ачык кала...

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев