Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының дүртенче гимназиясе укучылары кошлар көнен билгеләп үтте

1 апрель – Бөтендөнья кошларны саклау көне буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназия укучылары “Туган якны өйрәнү” музеенда экскурсиядә булдылар.

“Туган якны өйрәнү” музее каршында эшләп килүче “Почемучка” экологик клубы җитәкчесе Әлфия Фәттахова өченче сыйныф укучылары өчен бик кызыклы һәм файдалы экскурсия сәгате оештырды. Махсус ясалган табигать почмагында укучыларга кошлар турында тулы мәгълүмат бирде. Кошларны фәнни яктан өйрәнүче орнитологларның  үзенчәлекле эше балаларда аеруча кызыксыну уятты. Мәгьлүмат сәгате кысаларында укучыларга кошлар, күчмә кошлар, аларның яшәү тирәлеге хакында кыска гына видеоролик та күрсәтелде. Аннан укучылар үзләре төсле кәгазьдән кошлар кисеп, открыткалар ясадылар.

Индира Сәйфуллина

Фото: 4нче гимназия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев