Баулылыны ярдәм тормышка кайтара
Баулы районында яшәүче хәрби яраланганнан соң тиешле ярдәм алды
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә социаль, медицина, психологик һәм юридик ярдәм алырга ярдәм итә. Фонд Баулы хәрбие Иван Митряшкинга да ярдәм күрсәтте.
Иван Митряшкин махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп киткән. 2022 елда ул каты яралана.
– Озеровка тирәсендә яраландым. Боекомплектларны егетләргә илтергә дигән задание иде. Беренче тапкырында барысы да яхшы булды. Аннары «өч йөзенче»не чыгарырга куштылар – ул сан яраланган хәрби дигәнне аңлата. Нәтиҗәдә үзем каты яраландым, – дип сөйли Иван Михайлович. – Шулай булса да, мин ике яраланган хәрбине чыгарып өлгердем. Кайберәүләр белән чагыштырганда, миңа бәхет елмайды дисәм дә була, чөнки минем үземә дә ярдәм тиз килеп җитте. Егетләр молодцы. Мине больницага озаттылар, аннары госпитальгә. 7,62 калибрлы пулеметтан атканнар, минем аякларым чәрдәкләнде. Озак вакыт дәваланганнан соң Баулыга кайттым. Кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми идем. «Ватанны саклаучылар» фондында ярдәм итә алулары турында әйттеләр. Фонд эшли торган иң якын район – Бөгелмә районы булып чыкты. Шалтыраттым һәм телефон трубкасын Сергей Иванович Аношин алды.
– 2023 елның көзендә безгә махсус хәрби операция ветераны Иван Михайлович Митряшкин мөрәҗәгать итте, ул инвалидлыкка китергән җәрәхәт алган. Аның гәүдәсенең терәк-хәрәкәт аппараты эше тулысынча бозылган. Без аның белән эшли башлагач, хәрбигә инвалидлык алырга булыштык һәм шуңа бәйле рәвештә МХО ветераннарын дәүләт аша тәэмин итү программасы буенча торак бинаны җайлаштыру мөмкинлеге барлыкка килде һәм аңа тиешле ТСР (тернәкләндерүнең техник чаралары) бирергә мөмкинлек туды, – дип хәбәр итте безгә Бөгелмәдәге фонд вәкиле, социаль координатор Сергей Аношин. – Торак бинаны җайлаштыру буенча зур эш башкарылды. Аның фатирында фонд хисабына җиһазландырылган эш почмагы барлыкка килде, ишекләрне алыштырдык, заманча “акыллы” колонка урнаштырылды, душ кабинасы алыштырылды, күптән түгел генә тулысынча автоматлаштырылган коляска сатып алынды. Аның ярдәмендә физик мөмкинлеге чикләнгән хәрби өйдә дә, урамда да тыныч кына йөри ала. Коляска тулысынча автоматлаштырылган, 42 мото-сәгать эшли ала. Баскычтан менү функциясе бар, чөнки МХО ветераны авыл җирендә яши, шуңа күрә аңа югары үтемле булган коляскага заказ бирелде. Кыска вакыт эчендә без инвалидлыкны билгеләп, адаптация үткәреп, реабилитация өчен җиһазлар сатып ала алдык.
Спикер сүзләренчә, Бөгелмә филиалына дүрт район беркетелгән – Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары. Ә 2025 елдан Баулы районында җирле социаль координаторны билгеләделәр, ул Марта Лендяева.
– Коляска бик уңайлы минем өчен. Урамда да йөреп карадым, проблемаларсыз гына икенче катка да менәм, – дип сөенече белән уртаклаша Иван Митряшкин. – Коляска тулысынча автоматлаштырылган, мин аны тиз үзләштердем, СВО башланганчы мин «Николашкино» хуҗалыгында механизатор булып эшләдем бит. Техниканы өйрәнү миңа авыр түгел.
МХО ветеранының фатиры тулысынча техника белән җиһазландырылган, ул “акыллы” колонка аша кыенлыкларсыз гына ут кабызу һәм сүндерү, робот-пылесос кебек җиһазлар белән читтән торып идарә итә ала. Алар барысы да автоматлаштырылган.
СВО ветераны сүзләренчә, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды аңа тормышка кайтырга, яшәүгә өмет уятырга ярдәм иткән һәм алай гына да түгел, киләчәктә Иван Митряшкин үзенең мини-фермасын ачарга хыяллана. Ләкин алда аны тагын бер катлаулы операция көтә әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев