Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәгадәт Әхмәтшин турында истәлекләр

Исән булса, хезмәттәшебез Сәгадәт Газизҗан улы Әхмәтшинга бүген 70 яшь тулган булыр иде. Ул баулылар күңеленә күпкырлы сәләт иясе, шагыйрь, рәссам, гармунчы буларак кереп калды. Ул “Хезмәткә дан” редакциясендә җаваплы секретарь, журналист, тәрҗемәче булып эшләде. Сәгадәт Әхмәтшинның тормыш иптәше Дамия Әхмәтшина аның тагын бер сәләте турында сөйләде.

Алда санап киткән юнәлешләрнең һәрберсен Сәгадәт Әхмәтшин яратып башкарган. Ә менә аның үз куллары белән хатын-кыз өчен затлы бизәнү әйберләре ясавын әле күпләр белмәгәндер.  Кулдан ясалган бизәнү әйберләре үзенчәлекле һәм беркайчан да кабатланмый. Бу хакта Дамия Әхмәтшина яхшы белә.

– Мондый бизәнү әйберләрен күп ясады ул. Күбесен бүләк итеп, таратып бетерә бардык, – дип сөйләде Дамия ханым. – Ясаган әйберләр арасында алкалар, беләзек, муенсалар күп иде. Минем үземдә берничәсе генә калган. Бүгенге көндә аларны кадерләп саклыйм, яратып киям, сагынып карыйм.

Дамия Әхмәтшина сүзләренчә, ул балалар бакчасында эшләгән дәвердә дә, кулдан ясаган хатын-кыз бизәнү әйберләре ярдәмгә килгән. Дамия апа алар аша бакчага йөрүче кечкенә нәниләргә татар халкының милли бизәкләрен дә бизәнү әйберләре үрнәгендә ачып бирә алган.

– Бүгенге көндә дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы мине очрашуларга чакырса, бик теләп барам, – ди ул. – Күптән түгел генә балалар бакчасында нәниләр белән очрашып, милли бизәкләр, милли киемнәр хакында сөйләшү бәхетенә ирештем. Шушы алкалар, беләзекләрне алар бик зур кызыксыну белән тотып та, тагып та карадылар. Беләзекләрдәге ташлар, бизәкләр хакында сораулар яудырдылар.

Дамия апаның фатирының һәр бүлмәсендә эленеп торган картиналар, портретлар, чүкеп ясалган шәмдәлләр биредә кайчандыр яшәгән уңган куллы, зәвыкълы останың рухын саклый.

Сәгадәт Әхмәтшин язган шигырьләр дә үзенчәлеге белән аерылып тора. Аның иҗаты туган якны ярату, шул ук вакытта яшәргә ашыгу, яшәү кыйммәте, матурлык, шул ук вакытта саубуллашу хисләре белән сугарып язылган.

Сәгадәт Әхмәтшинның бер шигырен тәкъдим итәбез

Чал кылганнар бәлки әйтеп бирер

Мин авылның һәрбер таң авазын

Үткәргәнем булды җаным аша.

Җанга сыймас моңнар була мени!

Алар безгә бала чактан дәшә.

 

Көтмәгәндә килеп кердең бугай...

Шул еллардан, тыйнак көлемсерәп.

Ул чакларда синең чигә чәчең

Алай ук ак түгел иде сыман.

 

Ташкичүнең текә яры буйлап

Тәгәрәми ташлар түбән таба.

Тәкъдиреңдә ниләр язылганын

Шул ташлардан сорап-белеп кара.

 

Тау түбәсе ерак тарих кебек,

Чакырма да... кемнәр кайтыр кире!

Тәкъдиреңдә ниләр язылганын

Чал кылганнар бәлки әйтеп бирер.

Мин авылның һәрбер таң авызын

Үткәрәмен синең җаның аша.

 

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев