Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Рүзилә Арсланова бакча серләре һәм кош теле рецепты белән бүлешә

Баулы шәһәре һәм районында яшәүче уңган, булган хуҗабикәләр, алтын куллы ир-егетләре турында булган язмалар циклын дәвам итәбез. Аның алдагысы Баулыда яшәүче Рүзилә Арсланова.

Уңган куллы хуҗабикә Рүзилә Арсланова белән без социаль челтәрләр аша таныштык. Аның үстергән гөлләре, чәчәкләре, бакчасы һәм пешергән – әзерләгән аш-сулары фоторәсемнәре бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Шалтыраттык һәм хуҗабикәнең ай-ваена куймыйча, аларга юл тоттык.

Без килгәндә дә Рүзилә Арсланова бакчасында түтәлләр арасында мәш килә иде. Суганнар, помидор һәм укроп-салатлар утарлык булган. Салкынча көннәр һәм яңгырлар да артык зыян сала алмаган.

– Быел бакчада ачык һавада әйбер үстерер өчен ел бик уңай түгел, шулай да тырышкан очракта, менә дигән уңыш алырга мөмкин, – ди Рүзилә Камил кызы. – Безнең теплицада инде кыярлар зур үсте. Апрель урталарыннан ук оныгымны үзебез үстергән кыяр белән сыйладык. Биредә салат кыяклары, помидорлар да өлгереп килә. Әле урамдагы түтәлләргә чыгарып утырту өчен кыярга иртәрәк, шуңа күрә алар әле теплицада. Аларны соңрак чыгарам.

Бакчаның кайсы гына почмагына карасаң да, чәчәкләр, файдалы үсентеләр. Җирнең һәр өлешен дөрес итеп файдалана белгән очракта, яхшы уңыш алырга мөмкин.

Бакчада хозурланып йөргәннән соң, хуҗабикә безне чәйгә дә чакырды. Бәлеш, кош теле, үзе ясаган ширбәт һәм башка тәм-томнар тезеп куйды.

Рузилә Арслановадан кош теле рецептын, аның кул эшләре, бакчада яшелчә-җимеш үстерү серләре турында “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев