Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Римма Яруллина: “Хәрбиләребез исән-сау кайтсыннар”

Махсус хәрби операция башланганнан алып баулылар хәрбиләргә төрлечә ярдәм оештырып тора. Мондый изге эштән җирле “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары да читтә калмый. Алар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш кертәләр.

Баулының “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина оешма белән дә, шәхсән үзе генә дә зур эшләр башкара. Аның активлыгы күпләргә үрнәк. Чираттагы гуманитар ярдәм әзерләүдән дә ул читтә калмады.
– Мин һәрвакыт пешеренеп торам. Бу юлы да кулымнан килгәнчә хәрбиләргә үзем пешергән ризыкларны җибәрдем, – дип сөйләде Римма ханым. – Хәрбиләргә җибәрү өчен камыр ризыклары да җыюларын ишетү белән күз алдыннан ниләр пешерәчәгемне уйлап куйдым. Шулай итеп, мин булочкалар, кабартмалар, камыр эчендә сосискалар пешердем. Барысы бергә 120 штук булды. Камырым бик уңды, ризыкларым матур һәм тәмле булып пеште. Кайсы гына хәрбигә ризык булса да, мин бик шатмын. Балакайларның, кемнәрнеңдер газизләренең барсының да исән-сау кайтуларын телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев