Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы мунча пиннеге ясау серләре белән бүлеште

Җәй – хозурлык, җәй – ял һәм көч җыю вакыты. Баулылар әлеге чорны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрә. Кемдер җиләк җыя, кемдер пиннек ясый. Баулыда яшәче Айгөл Грибова да җәйнең бөтен тәмен белеп, рәхәтләнеп ял итеп кенә калмый, үз тәҗрибәсен башкалар белән дә бүлешә.

Айгөл җәй айларына туры килгән ялында чит илләргә сәяхәт кылырга да өлгергән, урманда шифалы үләннәр, җиләк җыеп, пиннек ясарга да җитешкән. Пиннек ясау – ул үзе бер сәнгатькә тиң.

– Без бөтен гаиләбез белән мунча керергә бик яратабыз. Елның кайсы фасылы булмасын, кайнар мунча, шифалы пиннек – күңелгә ял, тәнгә сихәт бирә. Мунчаны яратмаган кеше юктыр да инде, – дип сөйләде Айгөл Грибова. – Мунча саен яңа пиннек алыштырам. Шуңа күрә ел саен күп итеп пиннек ясыйбыз. 

Айгөл сүзләренчә, быел урманнарда сәламәт агач табуы кыен. Имән, бигрәк тә каен агачларына ефәк корты зыян салган.

– Быел урманнардагы агачлар буп-буш калган. Ефәк корты (шелкопряд) агачларны зарарлап бетергән, – ди ул. – Пиннеккә бит яхшы яфраклы ботаклар кирәк бит. Быел бик кыен яхшы агач табуы. Куе урман эченә керергә кирәкми. Болында дүрт- биш агач кына үсеп утырган урыннарда агачлар бик зарарланмаган. Без шундый агачлардан пиннек өчен ботаклар кистек. Пиннекне төрлечә ясыйбыз. Кайчак агач ботакларын ишегалдына алып кайтабыз, ашыкмаган вакытта урманда гына ясап алып кайтабыз. Алай җайлырак та. Пиннеккә шифалы үләннәр дә кушабыз. Гадәттә, меңъяфрак, гөлбадран, ромашка, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, әрекмән куябыз яфраклары куябыз. Кыш көне кергән мунчада шушы шифалы үләннәрнең исләре! Әйтеп бетергесез хуш ис тарала. Ул тәнгә дә, тын юллары өчен дә бик файдалы була.

Пиннек ясый белүнең үз серләре бар. Кулга тотарга уңай, чабынырга йомшак пиннекләрне ясарга Айгөл бабасыннан өйрәнгән.

– Мин кечкенә чакта Мирхәтим бабам шулай алып кайтып пиннек ясый иде. Мәрхүм инде. Ул пиннек ясаганда мин карап утырырга ярата идем, – ди ул. – Кечкенә генә эскәмия куяр иде дә, әкрен генә бер җайга, “тәмләп” кенә ясап утырыр иде. Шулай ук шифалы үләннәр кушып, ыспай гына итеп ясап куяр иде. Аның ясавы -үзе бер сәнгать кебек. Агач ботагын ала, игътибар белән әйләндереп карый, артык тырпаеп торганын җайлап сындыра яисә бөкли. Шулай итеп берничә ботакны матурлап куя, аннары үләннәр куя һәм тагын агач ботакларын өсти. Бик матур, түгәрәкләнеп торган йомшак кына пиннек килеп чыга. Мин дә шулай ясыйм. Бабамның пиннекләре һәрвакыт күз алдымда. Ян-яклары тигез, шома. Яфракларның да үз уңае бар. Шул уңай ягын тоярга кирәк. Шул вакытта пиннек матур килеп чыга. Агачларның ваграк ботакларын да әрәм итмибез. Алардан без кечкенә мини- пиннекләр ясыйбыз. Балалар кызыксынып чабыналар, шулай ук кечкенә пиннекләрне бит тиресен яхшыртыр өчен кулланам. Аларны мунча кергән вакытта битемә каплап торам. Бит тиресе чистара, ял итә. Пиннекләрне гадәттә, шпагат бау белән бәйлибез. Мунча алдына парлап элеп куябыз, алар шунда кибәләр. 

Айгөлдән тәмле җиләкле кекс рецепты һәм тулы язманы “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин.

Фото: Индира Сайфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев