Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Мөхтәрәмә Сәйфуллина: “Шатлыклы да, сагышлы да Бөек Җиңү көне”

Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тула. Ничәмә-ничә еллар үтсә дә бу дәһшәтле вакыйгалар шул чор шаһиты булганнар һәм аларның балалары, оныклары күңелләрендә кайтаваз булып яңгырый. Баулыда яшәүче Мөхтәрәмә Сәйфуллина да үзенең әтисе Дәүләтгәрәй Сәхибгәрәй улы хакында безгә сөйләде.

– Минем әтием Сәхибгәрәев Дәүләтгәрәй Сәхибгәрәй улы  1904нче елда Татар Томбарлысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәдрәсәдә белем алган. Әнкәебез 1909нчы елгы иде Өммикамал Габдрахим кызы белән димләп өйләнештергәннәр. Ике яктан да әби-бабайларны раскулачивать иткәннәр. Без гаиләдә җиде бала булганбыз. Әтиебез бик белемле булып, татарча, гарәпчә, латинча укый белә иде. Авылыбыздагы мулла бабай үлгәннән соң, дини бәйрәмнәрне, никах, исем кушу кебек йолаларны, җеназа намазларын ул башкара иде.

1941нче елның сентябрь аенда әти сугышка киткән. Белоруссия фронты Баранович тирәсенә эләккән. Анда 85 ГВ-гвардиячеләр укчы полкында укчы булып хезмәт итә. 1942нче елның декабрь аенда командирлары яралана, әтиебез аңа ярдәмгә ташлана һәм үзе дә яралана. Аякларын бик нык өшетә. Аны Черепаново госпиталенә алып китәләр. Госпитальдә алты ай ята. Табиблар ничек кенә тырышса да, әткәебезнең өшегән аяк бармаклары төзәлми, шунлыктан, ике аягындагы бармакларын да кисәргә туры килә. Ул гына да түгел, дошман ягыннан аткан пуля әтиебезнең култык астыннан кереп, бөтен беләген сыдырып, уч төбеннән дә чыккан була.

Мөхтәрәмә апа сөйләгән истәлекләр турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев