Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы фигалист кабак үстергән

Баулы бакчачылары бик тырыш. Алар арасында еллар буе безнең яклар өчен чит яшелчә-җимешләр үстерергә тырышучылар да бар. Шундыйларның берсе – Гүзәл Минаҗетдинова. Быел ул фиголист кабак яки фицифолия үстерә алган.

Баулылы Гүзәл Минаҗетдинова үз тәҗрибәсе, кызыклы яшелчәләр үстерү серләре белән һәрвакыт безнең белән теләп уртаклаша. Күптән түгел ул батат үстерү серләре белән уртаклашкан иде, ә бүген фицифолияне ничек үстерүе турында сөйли.


– Мин әлеге яшелчәне биш ел буе үстерергә тырыштым. Яшел массасы күп, чәчәк ата, ә җимешләре булмый иде, яисә көз ахырына калып өлгерә алмый иде, – ди Гүзәл Наисовна.  – Мин дә үзсүзле бит, быел үсентеләрне элеккедән иртәрәк утырттым. Май аенда өч метрлы түтәлгә бер үскән куакны гына утырттым, аны язгы кыраулардан сакладым, су сиптем, ашладым һәм менә... Чәчәкләре, кечкенә җимешләре күренә башлады. Фиголист кабакның сабаклары һәм яфраклары бик тиз үсә. Аларны еш кына кыркып торырга кирәк, юкса үсемлекнең бөтен көче шуңа сарыф ителәчәк. Мин ул фицифолия куагына тугыз квадрат метрга җәелеп үсәргә мөмкинлек бирдем. Калган сабакча һәм ботакларын кисеп тордым. 

 


Тырыш хезмәт нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән. Бер куактан җитәрлек уңыш алырга мөмкин.
– Нәтиҗәдә, берничә этапта 27 эре кабак алуга ирештем, ә җидесе кечкенә һәм җитлекмәгән иде, аларын җирдә калдырдым. Исегезгә төшерәм, шулкадәр кабак бер үсентедән алынды, - дип сөйли ул. –  Менә шундый үрчемле, уңдырышлы ул төр кабак.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев