Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы ел символы – күселәр тегә

Кеше сәләтенә, фантазиясенә чикләр юк. Теккән, чиккән, кулдан ясалган курчак-уенчыклар, өй бүлмәләрен бизәп торган картиналар, сувенирлар – барысы да үз кулы белән ясалган. Сүзебез Баулыда яшәүче кул остасы Римма Габкадыйрова хакында.

Габкадыровларның өй эченә үтү белән кул эшләренең күплелегенә, төрлелегенә һәм зәвыклы, заманча булуына сокланмый мөмкин түгел. Римма ханымның кул эшләре белән шөгыльләнүе балачактан башланган. Шулай да ныклап берничә ел элек тотынган.

– Мин бәләкәй чагымнан ук рәсем ясарга ярата идем, мәктәпкә кергәч, махсус түгәрәкләргә йөрдем, – ди кул остасы. – Якын-тирәдә нинди тегү-чигү, кулдан әйберләр ясарга өйрәтүче түгәрәкләр бар, берсен дә калдырмаска тырыша идем.

Һөнәре буенча сакчы, нефть оешмасында озак еллар эшли ул. Бер карасаң, иҗат белән бернинди бәйләнешле хезмәт түгел. Шулай да, бер минут та тик утырырга яратмаган Римма ханыма корал тотып сакта тору, иҗат белән шөгыльләнүгә комачау итми. Эшендә дә аның сәләтен, хезмәтен тиз күреп алганнар. Үзе эшләгән оешма исеменнән төрле бәйгеләрдә дә теләп катнашып, җиңүләргә ирешә ул.

Тема, идеяләрне көндәлек тормыштан ала Римма Габкадырова. Ел әйләнәсе бәйрәм көннәр, күргәзмәләр байтак була. Ә яңа ел алды үзенә күрә күңелле. Яңа елга берничә ай кала, ел символы булган җәнлекләрне тегә башлый икән. Узган ел уенчык дуңгыз балалары булса, быел күсе-тычканнарны күпләп тегеп куйган.

– Быелгы ел символын күсе, тычканнарны танышларыма, оныкларыма бүләк итәм, – ди Римма ханым. – Минем өч яшьлек оныгым Әмир бар, мин теккән уенчыкларны ул аеруча ярата. Рәхәтләнеп уйный шулар белән. Балалар бакчасына да күселәр арасыннан иң матурын үзе сайлап алды ул.

Кул эшләрен ясаганда Римма ханыма тормыш иптәше Ирек тә еш кына ярдәм итә. Кайвакыт зуррак уенчыкларга тимерчыбык, агач карскаслар ясый ул. Кыскасы, ял көннәрендә һәм кичләрен алар икәүләп фантазияләрен эшкә җигәләр.

Булганнан бар да була, диләр. Римма ханым аш-суга да бик оста. Хуҗабикә тәмле тортлар пешереп якыннарын гына түгел, таныш-белешләрен дә сыйлый. Ул пешергән тортлар табын күрке, ясаган кул эшләре бәйрәм бизәге.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев