Баулылар республика фестивалендә якташлар иҗатын яктырткан
Эшләүче яшьләр «Наше время – Безнең заман» XII нче ачык республика телевизион иҗат фестивале Әлмәт шәһәрендә үтте. Анда Татар Кандызы мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
«Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу юлы райондашларыбыз якташ композиторларның җырларын башкарганнар.
– Илүзә Нияз Сәфиуллин репертуарыннан “Бәгърем” җырын башкарды. Ә мин Вил Усманов иҗат иткән “Үпкәләдең үпкәнгә” җыры белән чыгыш ясадым, – дип сөйләде Айрат Хөсәенов. – Әлеге фестивальдә ел саен катнашырга тырышам. Һәр елны оештыру дәрәҗәсе югары була.
Нәтиҗәдә, Татар Кандызы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илүзә Сәмигулина катнашкан өчен диплом белән бүләкләнгән. Татар Кандызы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов “Музыка” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев