Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар китап укыймы?

“Безнекеләр укымый, газета-журналлар алдырмыйбыз, китап бөтенләй тоткан юк”, – дигән сүзләрне, кызганычка каршы, елдан-ел ешрак ишетергә туры килә. Әлбәттә, бу замана шаукымы. Интернет күпләрне, бигрәк тә яшьләрне, тулысынча диярлек үзенә йолып алды. Бик күпләр китапларның, газета-журналларның электрон вариантына күчте. Әлеге темага без баулылар арасында сораштыру үткәрдек.

Җәмил Нәгыймов (пенсионер): – Яшь вакытта китапларны бик яратып укый идем. Әле дә сирәк-мирәк укыштырам. Гомер буе гаиләбез белән район газетасын алдырып укыдык. Әле дә районкадан аерылган юк. Булган хәлләр белән танышып торабыз. Китапсыз булмый инде.

Мөкатдис Хәнипов (пенсионер): – Үзем укырга бик яратмадым. Хатын укый инде минем. Шулай да китап бүләк итсәләр, рәхәтләнеп укып чыгам. Элек бит китап бүләк итсәләр, иң зур бүләк шул була иде. Ә хәзер инде андый матур гадәт бетте. Китап урынына планшет яки телефон бүләк итешәбез.

Виталий Никонов (яшь ир-ат): – Ничек инде китапсыз яшәп булсын! Минем сүзләрем бәлки кемгәдер көлке дә тоелыр, тик дөресе шул. Мин китап та укыйм, заманадан да артта калмадым. Гаиләм, кечкенә балабыз бар, мин аңа әкиятләрне, кыска шигырьләрне китаптан укыйм. Аның үзенә дә китап алабыз. Рәхәтләнеп рәсемнәрен карый, аннары бергәләп укыйбыз. Интернет заманында яшәсәк тә, мин әле һаман дусларыма, танышларыма китап бүләк итәргә яратам. Тик, кызганыч, минем үземә генә китап бүләк иткәннәре юк. Кирәксез бүләк дип уйлыйлар, ахрысы. Мин бик шат булыр идем. Фантастика укырга яратам.

Гөлназ Кәримова (декрет ялында утыручы яшь әни): – Укырга бик яратмыйм. Әле инде кечкенә бала белән утырып, укып та утырырга бөтенләй вакытым калмый. Кирәк дигән мәгълүматны тиз генә интернеттан карап алам.

Мария Хәлиуллина (пенсионер): – Элегрәк укырга бик ярата идем. Дөресен генә әйткәндә, хәзер вакыт юк. Мәшәкатьләр күп. Мәктәптә укыган вакытта китаплар күп укылды. Өйдә дә зур шәхси китапханәм бар. Нинди генә китап юк анда! Оныкларым үскән вакытта китаплардан әкиятләр укырга ярата идем. Хәзер алар үстеләр. Интернет заманы. Әле китап тотып утырганнарын күргәнем юк. Шулай да китап укуның зыяны юк. Интернет аны тулысы белән алыштыра ала димәс идем.

Индира СӘЙФУЛЛИНА язып алды

Автор фотосурәте

Фото: http://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев