Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар кәҗә гөмбәсе җыя

Яз җитү белән Баулы гөмбәчеләре урман тирәләреннән кәҗә гөмбәсе җыя башлыйлар. Гөмбә җыючылар арасында баулылы Ильяс Зарипов та бар.

Ильяс Зарипов гөмбә сезонын көтеп ала. Яз көне җитәрлек яңгырлар булуы – гөмбә уңышын яхшырта дип сөенә ул.

– Кәҗә гөмбәсе иң беренче язгы гөмбә, – ди Ильяс. – Мин аны җыярга да, ашарга да яратам. Әзерләве дә аны җиңел. Кәҗә гөмбәсе катнаш урманнарда күп. Алардан яз исе, яз тәме килә. Язгы гөмбәләр үссен өчен башта яңгырлар, соңыннан җылы һәм кояшлы һава торышы кирәк. Шунда гына мул итеп гөмбә җыярга була. Кәҗә гөмбәсен җыюның тагын бер уңай ягы бар – аның ялган төре юк. Гөмбәне җыеп алгач, 15-20 минут тирәсе тозлы суда кайнатабыз һәм бүлеп туңдыргычка куябыз. Аны бәрәңге белән кызыдырып ашарга тәмле була. Шулай ук пиццага, пироглар пешергәндә дә салырга була.

Фото: Ильяс Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев