Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар гөмбә җыя

Гөмбә җыярга яратучылар өчен сезон ачык. Чөнки көннәр җылыту белән кәҗә гөмбәсе (сморчки) баш калкыта. Әлбәттә, гөмбәчеләр бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Баулылы Рамил Зарипов танылган гөмбәче булмаса да, аны җыюның тәмен белә.

– Бу гөмбәне җыю бер авырлык та тудырмый, – ди Рамил Зарипов. – Аны эзләп интегәсе дә юк. Җыерчыкланып торган эшләпәле гөмбә көздән коелган яфраклар арасыннан күзгә тиз ташлана. Ул бездәге кебек катнаш урманнарда күп була.

– Гөмбәне озак кайнатмыйм, – ди аның тормыш иптәше Гөлнара Зарипова. – 15 минут тирәсе кайнатам да, ваклап туңдыргычка тутырам. Беразын турап, суганнар салып кыздырам. Өстенә йомырка салам, бераз гына каймак та кушсаң, телеңне йотарлык ризык килеп чыга.

Фото: Рамил Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев