Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар дөньякүләм проектта катнашты

Татар телендәге “Әдәби марафон” дөньякүләм әдәби проекты җир шарының барлык төбәкләреннән дә укучыларны җәлеп итә. Проекттан Баулының китап сөючеләре дә читтә калмый.

Әдәби марафон проекты 2017 елдан бирле үткәрелә. Чираттагысы – XXIX Әдәби марафон, 1 октябрьдә башланып, 21 көн дәвамында барды.  
Баулы районы әдәби марафончылары үзләренең әйдаманы итеп “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллинаны сайладылар. Шуннан бирле әдәбият сөючеләрнең барлык сорауларына җавап бирә, язучылар белән элемтәдә торырга ярдәм итә, кызыксынуларга җавап табарга булыша ул. 
“Әдәби марафонда мин күп еллар катнашам. Миңа әлеге марафонда катнашу ошый, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Римма ханым. – Марафон барышында башка кешеләрнең дә язмаларын укырга тырышам, аннары киләсе марафонда шул китапларны табып укырга тырышам. Бу юлы мин бер генә китап укыдым. Сирин Батыршинның иҗатын өйрәндем, аны иркенләп укыдым. Ул бик көчле шагыйрь, безнең якташыбыз. Кызыклы булды”. 
Марафоннар үтә тора, тик анда катнашучыларның саны башка районнарга караганда күпкә кимрәк булуы да борчый әйдаманны.
“Баулыда күп кешене җәлеп итә алган юк. Татар телендә китап укучылар күп түгелдер дип уйлыйм мин хәзер, – ди Римма Яруллина. – Шәхсән үзем мин китап укырга яратам, тик замана чире – телефон бит инде. Барыбыз да кыска гына яңалыклар укырга өйрәнеп беттек. Тик, бу хәлне күреп, минем күңел бик тынычсызлана. Татар телендә китап укуны үзебездән башлап, балаларга да шул гадәтне өйрәтү бурычы белән һәрберебез янсак иде. Киләсе марафонга Баулы халкы күбрәк булып катнашыр, дип өметләнәм”.
 “Баулы-информ” редакциясенең “Хезмәткә дан” газетасы буенча урынбасары Ләйсән Сәетгәрәева әдәби марафонда дүрт ел катнаша.
“Дөньякүләм әдәби проектка мин бик кызыксынып кушылып киттем, чөнки төрле марафоннар узарга яратам. Аларның һәрберсе күңелне баета, фикердәшләр табарга булыша. Ә Әдәби марафонда катнашып, социаль челтәрне татарча текстлар белән дә баетабыз. Соңгы елларда марафон кысаларында, нигездә, шигырьләр укыйм. Якташыбыз Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев иҗатын аеруча үз итәм. Марафонда 21 көн дәвамында, күңел халәтемә туры килгән шигырьләрне Вконтакте социаль челтәрендәге шәхси битемдә, төрле фотолар да өстәп, куеп барам. Миңа ошый”. 

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев