Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Закир Шаһбан үзенчәлекле тамашачы алдында концерт куйды

Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Закир Шаһбанның концерты булды. Анда районның ветераннары, сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылган иде.

Без концерт башланыр алдыннан Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан белән аралашып алдык. Бүгенге концертның үзенчәлеге турында сөйләштек, җырчы шәхсән үзенә кагылышлы сорауларга да теләп җавап бирде.

– Мин инде 25 елдан артык төрле өлкәләрдә концертлар белән йөрим, – диде җырчы. – Бүген концертта тамашачым башка төрле булса да, минем җырларым шул ук. Шушы ункөнлектә, аны “инвалидлар декадасы” дибез бит инде, аларга аеруча игътибар бирәбез. Модый концертлар чынлап та, бәйрәм төсен ала. Быел пандемия аркасында концертларыбыз күп түгел, җитәкчеләрнең үз өсләренә җаваплылык аласылары килми. Шулай да безне Баулыга һәм Лениногорскка чакырдылар.

Баулы тамашачысы турында Закир Шаһбан аеруча горурлык белән, яратып һәм хөрмәт хисләре аша телгә алды. Иҗат юлының башлангычында да Баулының зур роль уйнаганлыгын ассызыклап әйтте.

 – Баулы минем өчен аеруча кадерле як, – ди җырчы. – Беренче  репертуарымдагы җырларым да биредә барлыкка килде. Чөнки Баулы җирлегендә туып-үскән бик тә талантлы шәхесебез – Ганс ага Сәйфуллин белән без тыгыз элемтәдә озак еллар эшләдек. Ничәмә-ничә еллар минем иҗатымны Баулы якын итеп кабул итә. Бүген без минем тормыш иптәшем, талантлы шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән бергә җырлы-шигырьле чыгыш алып килдек. Бүген үзенә күрә аерым булган төр тамашачы, сәламәтлекләре чикле кешеләр алдында чыгыш ясасак та,  ниндидер аерым репертуар сайламадык. Концерт ике телдә бара. Тамашачылардан да сораулар көтәм.

Җырчы Закир Шаһбанның да тормыш юлы үзенчәлекле. Шуңа карамастан, ул күпләргә үрнәк, үз юлын, үзен таба һәм күрсәтә белгән көчле рухлы шәхес.

– Тормышта мине югалып калмаска тормыш үзе үк өйрәтте, – ди ул. – Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Оптимистик рухлы булырга, тормышның ямен, тәмен белеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Үзеңә максат куя белергә кирәк, ә максат куйгансың икән, аңа ирешергә тырышырга кирәк. Авырлыкларга дучар булып та, зур уңышларга ирешкән кешеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк. Минем өчен тормышта нинди генә киртәләр булса да, Гөлүсәм булса, җиңеп чыгарыма ышанам. Баулыда бит Фәнис абый Яруллин бар. Аның тормыш юлын, иҗатын алыгыз әле... Үрнәк бит! Озак еллар урын өстендә ятып иҗат итте. Ул үзен әдәбиятның бөтен төр жанрында да сынатмады. Ә дүрт ягың да сәламәт булып, тормышның төбенә төшеп, төшенкелеккә бирешүне мин аңламыйм.

– Мин беркайчан да “инвалид” дигән сүзне кулланмыйм, – дип безнең әңгәмәне дәвам итте шагыйрә Гөлүсә Шаһбан. – Безнең танышларыбыз арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр күп. Аларның һәрберсе зур уңышларга ирешкән. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап аны мескенләштерергә кирәкми. Аның эчке торышын өйрәнергә кирәк. Күпләр бит эчтән көчле рухлы, максатчан булалалар. Концерттагы шигырьләрем дә бер кешегә дә яраклаштырылмаган. Тамашачы – ул нинди булса да тамашачыбыз булып кала. Бер әйберне генә искәртеп үтәсем килә – кешеләр игътибарлы, ярдәмчелрәк булсыннар иде. Кайчак бит бер җылы сүз җитә адәм баласына.

– Мин икенче төркем инвалид. 2005 елда йөрәк буенча чыктым. Миңа 81 яшь.  Бүген концерт икәнен ишетеп килдек, – дип сөйләде Динам Шәрифуллин. – Күңелне күтәреп җибәрде, өйдә торып кына күңелсез. Мин җырлар яратам, үземә  дә  әтием кечкенә чагымнан ук гармун алып биргән иде, шуннан бирле кеше арасында, җәмәгать эшләрендә актив мин.  Кечкенәдән үк сабантуйларына яулыклар җыеп йөреп үскән буын баласы мин. Бүген дә рәхәтләнеп тыңлыйм. Кичә китапханәдәге чарада булдык, бүген клубта. Кая халык, кая тормыш – шунда күңелле. Мин гомерем буе халык арасында.

– Бүгенге концерт күңелле, иҗат уңышлары телибез, оештыручыларга рәхмәт, – ди баулылы Кәшифә Валикова. – Пандемия белән соңгы елларда олы яшьтәгеләр чыгып йөри алмый. Бу концерт яшәү көче өстәде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев