Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда язгы өмәләр башланды

Яз җитү белән, шәһәрне һәм район территориясен чистарту буенча экологик өмәләр башланып китә. Шәһәр урамнарында һәр көнне диярлек чүп-чар җыеп, кар таратып йөргән эшчеләрне күрергә мөмкин.

“Быелгы кышта шәһәрдән кар чыгару эшләре дә актив төстә булды. Махсус полигоннарга барлыгы 46 мең 900 кубометр кар чыгарылды, – дип сөйләде безгә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инженеры Марсель Даутов. – Шулай да кар күп әле. Эш байтак. Әле язгы өмәләр башланып кына китте. Бүгенге көндә, кар тарату белән беррәттән, кар астыннан чыккан чүп-чарны да җыябыз. Чүп бик күп чыга. Әлеге өмәгә егерме кеше юл хезмәтеннән җәлеп ителде, ун кеше – шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсеннән. Кар таратуда да, чүп җыюда да ике техника эшли. Шәһәрнең барлык урамнарында да кар тарату эшләре оештырылачак.

Марсель Даутов сүзләренчә, һәр кеше урамнарда һәм үзе яшәгән урыннарда чүпләрне читкә яки юлга ташлап калдырмаса, эш катлауланмас иде. Кайвакыт чүп җыеп кына киткән урыннарда да яңадан тиз арада чүп-чар барлыкка килә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев