Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Әнвәрия әбинең озын гомер сере – сабырлык

Озак яшим дисәң, сабыр һәм эчкерсез бул, кеше рәнҗетмә. Нәкъ менә шундый девиз белән яшәүче Әнвәрия Рәйханова бүген үзенең 95 яшьлек гомер көзен каршы алды.

Әнвәрия Минәҗетдин кызы Рәйханова Кызылъяр авылында туган. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ул балалар бакчасында  кече тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Озак яшәү серен сабыр, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булудан дип саный.

– Мин тыныч кеше. Тормышның һәр сынавын да сабыр гына кабул итә белергә кирәк, – ди ветеран. – Безнең буын төрле чорларны үтте. Халкыбыз сугыш аркасында бик күп авырлыклар да күрде, югалтулар да кичерде.

Әнвәрия апага да сугыш вакытында, аннан соңгы елларда урман кисү, агач ташу кебек авыр эшләрне башкарырга туры килгән. Тормыш иптәше Шәйхрислам абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул аны сагынып искә ала.

– Шәйхрисламым белән шундый матур, бәхетле итеп яшәдек! Ул миңа авырлык китермәскә тырышты, – дип сөйләде Әнвәрия апа.– Гомер буе балта остасы булды, кулыннан килмәгән эше юк иде.

Юбилей көнендә район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм җиденче санлы балалар бакчасыннан һөнәрдәшләре килүенә дә чын күңеленнән сөенде ветеран. Гомер бәйрәме уңаеннан аңа Владимир Путинның котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Аңа шулай ук район башлыгы Рамил Гатиятуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавын да тапшырдылар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев