Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда реклама стендлары куелды

Баулыда бушлай белдерүләр өчен реклама стендлары урнаштырылды. Моңа 87 мең сумнан артык акча тотылган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сүзләренә караганда, стендларны әзерләү һәм урнаштыру белән “УКС” җәмгыяте шөгыльләнгән. Стендлар Беренче Май урамында “Девон” рестораны каршында, Салих Сәйдәшев урамындагы 19нчы йорт каршында, Вахитов урамында “Пятёрочка” кибете янында һәм үзәк базар каршында куелган.

Шәһәр җитәкчеләре фикеренчә, мондый махсус урыннар барлыкка килгәч, биналар фасадларына, подъездларга һәм башка җәмәгать урыннарына реклама кәгазьләре ябыштыру очраклары кимер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев