Баулыда өченче тапкыр токмач фестивале үтте
Бүген Кызылъяр авылы мәдәният йортында «Токмач-баттл» диеп исемләнгән гастрономия фестивале оештырылды.
Бәйгедә Шалты, Уба, Салих һәм Татар Томбарлысы авылларыннан килгән дүрт команда катнашты. Чарада катнашучылар уңганлыкта көч сынашты. Алар тиз һәм сыйфатлы итеп токмач камыры басарга, җәяргә, аны оста итеп кисәргә һәм шунда ук шулпага салып пешереп күрсәтергә тиеш иде. Уңган хуҗабикәләр сынатмады.
Шалты авылыннан килгән команданың бер гаилә әгъзалары булуы бәйрәмгә тагын да матур төсмер өстәде, Гаилә елы девизын алга куйды.
Уңган хатын-кызлар токмач ашы әзерләгән вакытта район авыллары үзешчәннәре сәхнәне буш тотмады – берсеннән-берсе матур һәм дәртле җырлар конкурсантларга көч бирде.
Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесе эфирында карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев