Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда кул эшләре остасы хәйрия акцияләрендә катнаша

Кул эшләре һәрвакыт кешеләрдә соклану уята. Чөнки алар оригиналь, беркайчан да берсен-берсе кабатламый. Баулы районында да кул эшләре осталары байтак. Шуларның берсе – Лидия Хөббәтуллина.

Карап торсаң, кулларына күз иярми, ди безнең халык нәкъ менә Лидия ханым кебек оста куллы кешеләргә. Без килеп кергән дә ул свитер бәйләп утыра иде.

– Минем кул эшләренә осталыгым әбидән, әнидән килгәндер дип уйлыйм, – ди Лидия Хөббәтуллина. – Чөнки әниебез Исергәп авылында иң оста тегүче, бәйләмче һәм чигүче иде. Бүгенге көндә дә аны белгән кешеләр, Рәвия кебек итеп күлмәк тегә белүче юк, дип искә алалар. Ул безне дә кечкенәдән үк курчак кебек киендереп үстерде.

Лидия ханым да кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәнеп үскән. Бүгенге көндә тегү, чигү, бәйләм кебек кул эшләреннән тыш, кулдан брошькалар, бантик-тасмалар, чәчәкләр ясый. Кул остасы, үзе ясаган әйберләр белән районда үткәрелгән хәйрия акцияләрендә катнашып, изге эшләргә кушыла.

Бу хакта тулырак, “Хезмәткә дан “ газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев