Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Хәбибуллиннар алтын туйга җиткән

Гаилә елы уңаеннан, без районның үрнәк һәм күркәм гаиләләре хакында укучыларыбызга сөйлибез. Шундый гаиләләрнең берсе Баулыда яшәүче Нәҗибә һәм Заһит Хәбибуллиннар. Быел алар алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Бүген бер-берсенең күзләренә генә карап торган Нәҗибә апа Башкортстанның Өязетамак авылыннан, ә Заһит абый Яңа Баулы авылыннан. Алар моннан илле ел элек кавышканнар. Егет белән кызның танышуы да гадәти генә булмаган. Армиядән кайткан егет кызны су буенда очраткан.
 – Нәҗибә апаңнар соңгы экзаменнарын биргәннәр дә су буена җыелганнар. Ул көнне Нәҗибә бик матур ак туфлидән иде. Барысының да иреннәре буяган, алар биш-алты кыз иде. Без авыл егетләре су керергә дип төшкән идек, – дип елмаеп исенә төшерә гаилә башлыгы танышкан көннәрен. – Кызлар теге якта Өязетамак ягында. Көймәгә утырып мин кызлар янына чыктым. Кызлар, минәйтәм, көймәдә йөрисегез киләме? Килә, диләр. Нәҗибәнең иптәш кызы йөзә белмәвен әйтте, көймәне чайкатмаска кушты. Шулай итеп ике кызны утырттым. Минәйтәм, кызлар, көймәдә йөргәч, әйдәгез җырлагыз да. Иптәш кызы Нәфисә иде, җырлады, мин аны чыгарып куйдым. Ә бу кыз җырламый. Үзсүзле, ап-ак туфлиле... Кире суга алып кереп киттем. Нәҗибә шунда үзенең шәп йөзүен, судан курыкмавын әйтте. Мин шаярып көймәне әз генә чайкалдырган идем, көймә ауды да куйды. Аның ап-ак туфлие су астына китте. Нәҗибә туфлиен кызганды инде. Ә мин аңа сиздерми генә ул туфлине тотып алдым, әмма күрсәтмим, су астында тотам. Минәйтәм борчылма, табармын, тапмасам, үзем алып бирермен, дим. Шулкадәр үз сүзендә тора торган булып чыкты ул. Кызларның барысы да ни әйтсәм, шуны эшләде, җырла дисәм – җырладылар, бие дисәм – биеделәр. Ә бу юк, үз сүзендә каты тора. Шулай итеп уйлыйм, бу кыз тормышта да бик шәп булыр дип.
Шуннан ике яшь йөрәк арасында дуслык башлана. Ә 1974 елда Хәбибуллиннар тормыш корып җибәрәләр. 
 – Яңа Баулы белән безне Ык елгасы гына аерып тора. Шуңа күрә безгә танышу, йөрешү кыен булмады. Заһит спортсмен, кыш көне лыжада, җәй көне йөзеп булса да чыга иде, – дип сөйли Нәҗибә ханым. – Мәктәптән соң мин бухгалтерлар курсын бетергән идем, башта колхозда бухгалтер булып эшләдем. 
Хәбибуллиннар бер кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Гаиләдә һәрвакыт спортка, музыкага зур игътибар бирелгән. Гаилә башлыгы бар төрле спортны да үз итә, бигрәк тә көрәшне. Заһит Хәбибуллин 55 ел дәвамында Баулыда һәм якын-тирәләрдә узган көрәшләрдә хөкемдар буларак катнаша. Бүгенге көндә яратып уйнаган гармуны да көрәштә алган бүләге.
50 ел сизелми дә үтте ди Хәбибуллиннар. Бүгенге көндә алар балалары һәм оныкларына үрнәкле әти-әни һәм әби-бабай. 
Хәбибуллиннар гаиләсе турында  тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесенең “Пар балдаклар” тапшыруында карарга мөмкин булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев