Баулы хәрбие әнисе: “Еларга кирәкми, теләргә кирәк”
Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аларның 180е – мобилизация буенча, ә калганнары, үз теләкләре белән, контракт нигезендә киткән. Мобилизацияләнүчеләр арасында Хәнсевәр авылыннан “Фара” позывнойлы хәрби дә, махсус хәрби операция игълан ителгәннең беренче көннәреннән үк, ил сагына баскан. “Баулы-информ” хәбәрчесе аның әнисе белән аралашты.
“Фара” позывнойлы хәрби – гаиләдә беренче бала. Ул 1995 елда туа. 2015 елда Екатеринбург шәһәрендә рядовой солдат юлын үтә. Нефть һәм газ чыгару идарәсендә электрик булып эшли. Гаилә кора. Илдә махсус хәрби операция игълан ителеп, мобилизациягә эләгә.
– Улыбыз өйләнде, матур гаилә корды, балалары туды дип, сөенеп яшәгән вакытта күңелсез хәбәр килде. Балаларына алты ай тулган гына иде, улыбыз мобилизациягә эләкте, – дип сөйләде хәрбинең әнисе Эльвира. – Мобилизациягә эләкте дигәч тә, бик тә дулкынландык, курыктык инде, билгеле. Ләкин ил алдында хәрби хезмәтен тулысынча үз вакытында үтәгән кеше, Россия гражданины буларак, бу юлы да, повестканы алу белән, алгы сызыкка баруны үз бурычы итеп кабул итте. Шулай итеп, быел октябрь аенда улыбызның анда булуына ике ел була. Ул Донецк республикасында.
Хәрби якыннарын борчымаска тырыша, аларны һәрчак тыныч булырга өнди.
– Дөресен әйткәндә, улыбыз андагы хәлләр турында бер нәрсә язмый да, сөйләми дә. Аның сүзләренчә, барысы да яхшы, бары да әйбәт. Армиядә чагында да шулай иде ул, бер кабат та сөйләгәне булмады. Чын ир дип уйлыйм мин аны, – ди әңгәмәдәшем.
Элемтә югалып, хәрбинең якыннары билгесезлектә калган вакытлар да еш була. Андый мизгелләр – иң авыры.
– Икешәр атна элемтәгә чыкмаган чаклар булды. Андый вакытларда бик кайгырабыз инде, – ди әни кеше. – Мөмкин булганда, улым берәрсе аркылы булса да, башка номер белән хәбәр итә, кайгырмагыз дип тынычландыра. Көн саен догада инде, сорыйбыз, телибез. Исән-сау булып, сугышлар бетеп, тигез әгъзалы булып, яныбызга кайтырга насыйп булсын.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, хәрбиләргә кирәк-ярак җыю, гуманитар ярдәм оештыру эшләренә район халкы бердәм кушылды. Мөмкинлек булганда, якыннары хәрбиләргә шәхси посылкалар җибәрергә тырыша.
Якташыбыз турында тулырак язманы «Хезмәткә дан» газетасы битләрендә укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев